Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова ел саен Сабан туйларында иң күп чыгыш ясый торган җырчыларның берседер.
Татарстан һәм Россия төбәкләрендә генә түгел, Казахстанда да, Будапештта да җырлаган ул. Зәйнәп Фәрхетдинова белән очрашып, сәхнә артында фикер алыштык.
– Сабан туеның яме бетә, – дигән сүзләрне дә ишетәбез. Сез ничек уйлыйсыз? – Адәм баласының табигате шундый. Ул барысына да ияләшә. Бу – Сабан туена гына кагылмый. Әлбәттә, оештыручылар һәр елны эзләнә, әмма милли бәйрәмне бөтенләй башкача үткәрү дә мөмкин түгел. Көрәш, милли уеннарсыз, җыр-моңсыз Сабан туен күз алдына да китереп булмый бит. Үзгәрешләр булырга тиеш, әмма чамасын белеп кенә. Шунысын да искәртик әле: бәйрәмнең асылы бер булса да, ул һәр җирдә төрлечә уза. Ике бер үк төрле Сабан туен табып булмый. “Туйдырды”, – дип әйтергә ашыкмыйк. Алай әйтергә дә ярамый.
– Үзем дә күптән түгел генә игътибар иттем әле. Чигә чәчегезне кыскарткансыз икән. – Мин күптән шулай йөрим инде. Баш артында да чәчне бераз кыскарттым. Чәчне җыйганда шулай уңайлырак. Аннан чисталыкны, пөхтәлекне да яратам. Чәчне лак белән катырып та куябыз бит.
– Күптән түгел, сезнең концертта Айзилә Батырханова белән Наил Сәгъдиев кавышты. Бу сезнең тәҗрибәдә беренче тапкырмы? – Чәчәкләр бүләк итеп тәкъдим ясаулары беренче тапкыр, ялгышмасам. Мин үзем дә каушап киттем. Безнең концертларга туры килүе дә күңелле. Без бит сәхнә кешеләре, аралашып торабыз. Яшьләрне бик хөрмәт итәм. Икесе дә бәхетле булсыннар.
– Яшьләргә, гаилә коручыларга нинди киңәш бирер идегез? – Беренче көннән үк бер-береңә хөрмәт белән карарга кирәк. Тавыш күтәрергә, бәхәсләшергә ярамый. Барысын уртага салып сөйләшергә. Хәзер мәгълүмат та күп, кеше дә мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә акыллы. Кавышулар да уйланган, “акыллы” булырга тиеш кебек. Алга таба бер-береңнең нервларында уйнамас өчен, алдан сөйләшеп эш итү хәерле.
– Мәгълүмат күп булу кешенең башын гына бутамыймы? – Эмоцияләргә биреләбез. Ә бит дөньяда кадерле мизгелләр күп. Шул хакта уйларга кирәк. Яшьләргә киңәш бирү кыен, чөнки һәркемнең үз карашы, амбицияләре бар. Уртак фикергә килмичә, тыныч тормышта яшәү кыендыр. Бер-береңнән әллә нәрсәләр таләп итмәскә иде. Мәхәббәт сулыштан, караштан ук сизелә. Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсен тулыландыра.
– Алкагызга күзем төште, матур. Чын ташларны сайлыйсызмы әллә ясалманы да киясезме? – Мин бу алкада нинди таш икәнен дә белеп бетермим. Хәзер ясалма ташлар күп инде, сәхнәгә, билгеле, зур алкалар кирәк. Чын ташларның бәясе дә соңгы елларда артты. Мин аның артыннан кумыйм. Ә тормышта ниндидер чын ташны аласы килә икән, аны алырга кирәк. Мин моны үз тәҗрибәмдә дә сынап карадым. Ташларның үз энергетикасы бар, ул болай гына сине үзенә тартмый. Күңел нинди ташны куша, шуны алырга тырышам.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар