16+

Зилә Сөнгатуллина: “Мәхәббәт булмаса, яшәү сөргенгә тиң”

ТАССРның һәм Россиянең халык артисты, татар мадоннасы Зилә Сөнгатуллина белән әңгәмәбезнең икенче өлешен тәкъдим итәбез.

Зилә Сөнгатуллина: “Мәхәббәт булмаса, яшәү сөргенгә тиң”

ТАССРның һәм Россиянең халык артисты, татар мадоннасы Зилә Сөнгатуллина белән әңгәмәбезнең икенче өлешен тәкъдим итәбез.

– “Эстрадага акчасы булганнар килеп керә ала”, - диләр. Ә опера дөньясында бу кагыйдә эшлиме?

– Опера өлкәсендә акча гына тормышны хәл итә алмый. Опера – сәнгатьнең иң югары һәм чиста ноктасы. Кешенең опера җырлау өчен табигатьтән бирелгән сәләте булырга тиеш. Бу тавышны гомер буе эшкәртергә кирәк. Операда актерлык осталыгы, вокал буенча таләпләр куела. Аларны кабул итә белергә кирәк.

– Нинди таләпләр бар иде?

– Опера җырчысының буе, сыны төз булырга тиеш. Артистның опера иҗат ителгән гасырга туры килүе мөһим. Безгә рольләрне югары дәрәҗәдә башкару өчен тарихи китаплар да өйрәнергә туры килде. Операда аристократ хатын-кызларны уйнагач, тәнебез дә ап-ак булырга тиеш иде. Гомумән, кояшта кызынуны чикләргә туры килде.

– Сез опера театрында эшләгән чорда көндәшлек зур идеме?

– Әлбәттә, бик күренекле шәхесләр белән бер сәхнәне бүлдем. Күз алдына китерегез, “Травиата” партиясендә Виолетта роленә 7 кеше билгеләнгән иде. Премьера вакытына 3 кеше калдык. Ә ике елдан соң – 2 кеше. Табигать иң көчлеләрне үзе сайлап алды. Опера җырчысы спортчы кебек көн саен күнекмәләр ясарга тиеш.

Уңышлы чыгышлардан көнләшүчеләр дә очрады. Яшь булсам да, төп партияләрне башкардым. Кешеләр артымнан төрле яман сүзләр сөйләделәр, ә бүлмәгә килеп кергәндә: “Зилечка”, – дип кенә эндәштеләр. Андый кешеләр белән сүзгә килгәнем булмады. Алар да мине никадәр күрә алмасалар да, күзгә карап начар сүз әйтмәделәр. Тик этлек эшләгәннәре булды. Спектакльгә кадәр бер сәгать вакыт калганда: “Җырлый алмыйм”, – диделәр. – Зилечка, ярдәм ит инде”, – дип сорадылар. Ул вакытта көн саен сәхнәгә чыгарга туры килде. Алар уңышсызлыкны көтте, ә мин бар көчемне җыеп чыгыш ясадым. Корган планнары тормышка ашмагач, үзләре этлек эшләүне туктатты. Көнчеләр белән сүз көрәштерүнең файдасы юк.

– Үзегезне жәлләмәгәнсез. Тавышка бик зур сынау бит ул...

– Дөрестән дә, кайдан көч алып бетергәнмен икән? Ябык кына идем әле. Кеше үзенең дәрәҗәсен төшерергә, кимсетергә мөмкинлек бирергә тиеш түгел. Рух нык булса гына, уңышка ирешеп була.

Әле бит гаилә тормышын да истә тотарга кирәк. Спектакльдән төнлә кайтып аш пешерә идем. Операда – аристократка, ә өйдә әни, хатын ролен башкарасың. Эшкә бирелеп кенә тормыш алып барып булмый.

– Опера театрының бүгенге халәтен ничек бәялисез? Милли кадрларыбызга урын бармы?

– Консерватория бик көчле кадрлар әзерли. Рузил Гатинны безнең театрыбызга алмадылар. Ә ул бөтендөнья сәхнәләрендә чыгыш ясый. Икенче укучым Австриядә чыгыш ясый. Милли кадрларыбызны, иң сәләтле яшьләребезне Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрына тупларга кирәк. Бу – зур хыялым. Театрда консерватория тәмамлаган балалар да эшли. Тик миңа калса, бөтен труппаны да үзебезнең артистларыбыздан җыеп була. Аларны кимсетергә кирәк түгел.

– Сезнең гүзәллеккә сокланучылар бихисап булгандыр. Мәхәббәт аңлатучылар күп булдымы?

– Хатлар еш килә иде. Аларга җавап язганым булмады. Юмор белән карадым. Ә яхшы сүзләр үз-үземә ышануны арттырды.

– Беренче мәхәббәтегезне хәтерлисезме?

– Иң беренче мәхәббәтем 4нче сыйныфта булды. Бик тәрбияле, укымышлы егеткә күзем төште. Ул вакытта сыйныф җитәкчебез – әнием иде. Мин егеткә Татьяна кебек (Евгений Онегин әсәре турында сүз) хат яздым. Ә ул егет хатны укып мәгънәсен аңлап бетермәгән. Мәхәббәт хатым әнинең кулына килеп эләккән. Әти-әниләр аны укыган, әлбәттә. Башымда юк-бар уйлар килмәсен өчен өстәмә дәресләр, эшләр барлыкка килде. Бик күп еллар узгач, Уфада очраклы рәвештә генә беренче мәхәббәтем белән очраштык. Балачакта бик чибәр кебек тоелган иде, ә вакыт узгач, фикерем үзгәрде. Ул егет өенә чәй эчәргә чакырды. Рәхәтләнеп сөйләштек. Уңышларымны күргәч: “Зилә Сөнгатуллина миңа мәхәббәт хаты язган иде”, – дип горурланып йөргән икән.

– Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?

– Консерваториядә укыганда таныштык. Ирнис 5нче курсны тәмамлый, ә мин 2нчедә укый идем. Мин аңа дәүләт имтиханын тапшырырга ярдәм иттем. “Сибелә чәчәк” җырын башкардым. Бер ишетте, күрде дә, артымнан калмады. Шекспир шигырьләрен укыды, чәчәкләр бүләк итте. Без хәзер дә бер-беребезне хөрмәт итәбез. Гаилә корырга теләгән яшьләргә киңәшем: тормыш иптәшегезне төрле яклап сынагыз, үзегезгә терәк булырдай кеше эзләгез. Хәзер күпләр байлык артыннан куа бит. Тик шунысы хак: мәхәббәт булмаса, яшәү сөргенгә тиң.

 – Сезнең балага тавыш күтәргәнне күз алдына да китерә алмыйм. Нинди әни булдыгыз? Игътибар биреп бетерә алдыгызмы?

– Мин нечкә күңелле кеше. Тавыш күтәрергә өйрәнмәгән. Улымны гастрольләргә барганда да үзебездән калдырмадык. Тәүлек буе бала яныбызда булды. Җиңел түгел иде, әлбәттә. Бәлки, ике-өч бала табасы калгандыр. Тик берсен генә дә лаеклы шәхес итеп тәрбияләргә кирәк бит. Улымның җырга сәләте көчле иде. Бик матур җырлады, тик аны сәхнәгә бәйлисем килмәде. Үз юлын үзе сайлады.

– Улыгызның гаиләсе бармы?

– Аллаһка шөкер, әйбәт кенә яшәп яталар. Өч оныгым бар. Улым – бик яхшы әти. Балаларын тәрбияләүгә җаваплы карый.

– Ә сез нинди әби?

– Коймаклар пешереп торырга вакытым җитми инде. Консерваториядә укытырга да кирәк. Ярый әле кибетләр бар. Балаларның бөтен теләкләрен йөгерә-йөгерә үтим инде. Һәр бала – Ходайдан бирелгән бүләк бит. Гомумән, мин язмышым белән канәгать. Юлымда яхшы кешеләр очрады. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

50

2

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading