16+

Аерылышканнан соң сатып алынган яки ипотекадагы фатирны ничек бүләргә?

Аерылышудан соң иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе – милекне бүлү.

Аерылышканнан соң сатып алынган яки ипотекадагы фатирны ничек бүләргә?

Аерылышудан соң иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе – милекне бүлү.

Бу бигрәк тә гаиләнең уртак бурычлары һәм кредитлары булганда кыенлыклар тудыра. Аерылышканнан соң сатып алынган яки ипотекадагы фатир белән ни булачагын ачыклыйбыз.

Әгәр дә фатир никахка кадәр сатып алынган икән 
Мал-мөлкәт һәм кредит буенча бурычларны түләү никахлашканчы кемнеке булса, шуныкы калачак. Хәтта ир белән хатын гаилә тормышы вакытында түләүләрне бергә кертсәләр дә, әллә ни үзгәрми. Суд аша кредитның гомуми гаилә акчалары белән түләнүен исбатларга мөмкин: ул вакытта фатирда өлеш алу яки ипотека кертемнәренең яртысын компенсацияләү мөмкинлеге бар. 

Әгәр дә фатирны никахтан соң сатып алганнар икән 
Торак һәм бурычларны, аларның кемгә рәсмиләштерелүенә карамастан, урталай бүләләр. 
Әгәр никах шартнамәсе төзелгән икән

Мөлкәтне килешүдә күрсәтелгәнчә бүләчәкләр.

Әгәр гаиләдә балигъ булмаган балалар булса 
Суд фатирны тигез итеп түгел, ә балалар белән кала торган ата-анага күбрәк бүлеп бирергә мөмкин. Шул ук вакытта элеккеге ир белән хатын бүлеп бирелгән өлешкә карап, пропорциональ рәвештә ипотека түләргә тиеш булачак. 

Фатир ана капиталы кулланып сатып алынган булса 
Ана капиталы белән түләгән торак мәйданның бу өлеше бергә тупланган дип саналмый. Анда закон буенча гаиләнең һәр әгъзасына, шул исәптән барлык балаларга өлеш бүленә. Моны ипотеканы тулысынча каплагач кына эшләргә мөмкин. Элеккеге ир белән хатынга ничек тә килешергә туры киләчәк. Шуннан соң алар гаилә акчаларыннан түләгән калган милекне бүләргә хокуклы.


 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading