16+

Бүлмә белән балконны тоташтыру законлымы? 

Баксаң, кечкенә фатирларда яшәүчеләр арасында торакларын зурайтырга теләп балконнан бүлмә ясаучылар арткан икән.

Бүлмә белән балконны тоташтыру законлымы? 

Баксаң, кечкенә фатирларда яшәүчеләр арасында торакларын зурайтырга теләп балконнан бүлмә ясаучылар арткан икән.

Тик Росреестрның Татарстан идарәсендә эксперт Энҗе Мөхәмәтгалиева әйтүенчә, 2020 елның 3 мартыннан гамәлгә кергән 6370-ОГ/04 нче Төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгы хаты нигезендә, күпкатлы йортларда мондый  үзгәртеп кору бары торак милекчеләренең барысы да ризалыгын биргән очракта гына рөхсәт ителә. Моннан тыш теркәлү урыны буенча җирле үзидарәдән бу гамәлгә рәсми төстә рөхсәт алырга кирәк. Балкон белән бүлмәне тоташтырган очракта йорттагы мәйдан чикләре үзгәрә. Шулай ук балкон белән бүлмәне аерып торган стена ул гомуми йорт милеге булып санала. Шуңа да аны үз белдеклегең белән кисеп, җимереп  атарга рөхсәт ителми. Җирле үзидарә үзгәртеп коруга ризалык биргән очракта, бу гамәлне  законлаштыру өчен Росреестрга кадастр хисабына үзгәрешләр кертүне сорап гариза язарга кирәк булачак.  Объектның техник планы да сорала. Аны кадастр инженерлары әзерләп бирә. “Техник план, рөхсәт булганнан соң да, балкон белән бүлмәне кушуның законлы башкарылуын кабат тикшерәчәкләр. Шуннан соң гына торакка үзгәрешләр кергәне рәсми теркәлә”, – ди Энҗе Мөхәмәтгалиева. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading