16+

Фатирда салкынмы? Җылылык өчен түләүне киметергә мөмкин — юрист аңлата

Йортка җылы җибәрелгән, ә сезнең фатирда әле дә салкынмы? Нишләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә?

Фатирда салкынмы? Җылылык өчен түләүне киметергә мөмкин — юрист аңлата

Йортка җылы җибәрелгән, ә сезнең фатирда әле дә салкынмы? Нишләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә?

Сорауга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә.

— Җылыту сезоны башланса да барлык бүлмәләрдә дә җылы килми, нормадан түбән икән, уйланырлык җирлек бар. Татарстанда нинди нормативлар гамәлдә, исегезгә төшерәм. Җылыту чоры башлангач санитария нормалары буенча бүлмә температурасы +18 °C тан да (йортның почмак өлешендә урнашкан бүлмәләрендә +20 °C тан) түбән булмаска тиеш.

Төнлә исә температура бераз кимрәк була ала (0:00 дән 5:00 сәгатькә кадәр), тик 3 градустан да артыкка төшәргә тиеш түгел. Тәүлекнең башка вакытларында билгеләнгән нормативлардан түбәнәйтү закон тарафыннан рөхсәт ителми. Әгәр торак бүлмәдә, мәсәлән, көндез +16 °C булса — бу инде хокук бозу булып санала. Фатирда салкын булса, нишләргә? Беренче эш итеп торак-коммуналь хуҗалык идарәсенең диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга яки язма мөрәҗәгать биреп, үз проблемагызны җиткерергә кирәк.

Алар үз чиратларында билгеләнгән срок дәвамында җавап бирергә тиешләр. Идарә компаниясе вәкиле киткәндә температураны идәннән 1 метр биеклектә үлчәнергә тиеш, бу вакытта шаһит булуы шарт. Нәтиҗәләр буенча акт төзелә. Әгәр идарә компаничясе проблеманы хәл итми икән, сезгә торак инспекциясенә шикаять язарга туры киләчәк. Температура нормадан түбән булганда, җылылык өчен түләү киметелә. 

Лилия Нурмөхәммәтова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading