16+

Фатирымны су басты, кем түләргә тиеш?

Фатирны су басу сәбәпләре төрле булырга мөмкин.

Фатирымны су басты, кем түләргә тиеш?

Фатирны су басу сәбәпләре төрле булырга мөмкин.

Мәсәлән, кеше факторы, ягъни өстәге катта яшәүче күршеләрнең су кранын ябарга онытулары яки техник сәбәп: разгерметация нәтиҗәсендә торба тишелү, батарея шартлау, кер юу һәм савыт-саба юу машинасы эше бозылу һәм башкалар. Россия Югары суды исә фатирны су баскан өчен зыянны түләтү хокукын раслады.

Россия Югары судының гражданлык эшләре буенча суд коллегиясе аскы катта урнашкан фатирны су басу аркасында килгән зыянны каплау турындагы эшне карады. Кызыклы факт, су баскан вакытта өске катта урнашкан фатирда квартирант яшәгән. Ләкин зыянны милек хуҗасынннан каплатыррга мәҗбүр иткәннәр. Шуңа күрә фатир хуҗасы әлеге чыгымнарны арендатордан түләтү турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итте.

Суд тикшерүе барышында түбәндәгеләр ачыкланган: дәгъва белдергән кешеләрнең фатирын су басу өстәге фатирда кухня краны смесителенә салкын су килә торган торба ватык булу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу эш буенча ике якның да күрсәтмәләре һәм идарәче компания төзегән комиссия тикшерүе акты белән расланган.

Өч суд инстанциясе дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде. Фатирны арендалау шартнамәсе гамәлдә була һәм милеккә ия булган хатын китерелгән зыянны (бу очракта аскы катта яшәүчеләрне су басу) түләү турындагы суд карарын үти. Ә менә ул каплаган чыгымнарны исә, аның фатирын арендага алып яшәгән кешедән каплату таләбе (регресс ред.иск.) хокукына ия булып чыга. 

Шартнамә шартлары нигезендә фатирны арендага алып яшәгән кеше торак бина һәм әлеге фатир яллап яшәүнең (найм) барлык мөмкин булган нәтиҗәләре өчен тулы матди җаваплылыкны үз өстенә ала. Шул рәвешле, найм шартнамәсе буенча барлык мөмкин булган нәтиҗәләр өчен җаваплылык арендаторга йөкләнгән, дип раслый Россиянең Югары Суды.

Зыянны арендага алучы капларга тиеш диелгән дәгъва таләпләрен канәгатьләндерә. Чөнки аскы фатирны су басу вакытында милекне арендага биреп тору килешүе гамәлдә була һәм килгән зыян өчен җаваплылык фатирны арендага алып торучыга йөкләнелә.

Фото: http://tatar-inform.ru
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading