16+

Яңа ел бүләкләре тиешме?

Балаларга Яңа ел бүләкләре биреләчәкме? Шундый эчтәлектәге сорау белән җер укучыбыз мөрәҗәгать итте.

Яңа ел бүләкләре тиешме?

Балаларга Яңа ел бүләкләре биреләчәкме? Шундый эчтәлектәге сорау белән җер укучыбыз мөрәҗәгать итте.

Исәнмесез. Мин 2024 елның сентябрь аена кадәр бер оешмада эшләдем. Балаларга дигән яңа ел бүләге исемлегенә яздылар. Әлеге бүләкләр килгән, ул исемлектә минем ике балам да бар икән (бергә эшләгән кызлар әйтте), тик бухгалтер балаларга яңа ел бүләге юк дип җавап бирде. Минем балаларыма бу яңа ел бүләген алырга хокукым бармы?

Әлеге сорауны без Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенә юлладык. 

«Яңа ел бүләкләре биреләчәге турында коллектив килешүдә әйтелсә, эш бирүче аларны бирергә бурычлы. Ә болай җитәкче ихтыярында. 
Кануннарда яңа ел бүләкләре турында берни әйтелмәгән», – диелгән әлеге җавапта. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading