16+

Комментарий язар алдыннан уйланыгыз: интернетта ямьсез сүзләр җәзаcыз калмый

Социаль челтәрләрдә, интернетта башка кешегә, әйтик, шул ук артистларга мыскыллау сүзләре язу өчен ниндидер җәза каралганмы? Шундый сорау белән адвокат Марат Гайнуллинга мөрәҗәгать иттек.

Социаль челтәрләрдә, интернетта башка кешегә, әйтик, шул ук артистларга мыскыллау сүзләре язу өчен ниндидер җәза каралганмы? Шундый сорау белән адвокат Марат Гайнуллинга мөрәҗәгать иттек.

Россия кануннарында социаль челтәрләрдә шәхесне мыскыл иткән мәгълүмат тарату өчен, шул исәптән артистлар һәм җәмәгатьчелеккә танылган затлар адресына юнәлтелгән очраклар өчен дә, конкрет җаваплылык чаралары каралган. Интернет киңлекләрендә «ирекле фикер» пәрдәсе артында кимсетү, мәсхәрә итү, абруйга тап төшерү очраклары арткан саен, дәүләт мондый гамәлләргә карата катгыйрак позиция били.

Шәхесне җәмәгатьчелек алдында мыскыл итү, бигрәк тә әлеге гамәл интернетта бастырылып таратылган очракта, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә хокукый бәя ала. Россиянең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.61 маддәсенә ярашлы рәвештә, халык алдында мыскыл иткән өчен физик затларга – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, ә вазыйфаи затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Әгәр мыскыллау үз хезмәт урыныннан файдаланып кылынса яисә массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән интернет-басмаларда бастырылып таратылса, җәза тагын да кырыслана. Мондый очракта физик затлар өчен штраф 50 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Элек гамәлдә булган Россия Федерациясе Җинаять кодексының 130 нчы маддәсе («Мыскыллау») гамәлдән чыгарылса да, мыскыллауның аерым төрләре бүген дә җинаять хокукы кысаларында карала. Аерым алганда, кешенең намусын һәм абруен җенесенә, расаcына, милләтенә, теленә, чыгышына, милек яки вазыйфаи хәленә, яшәү урынына, дингә мөнәсәбәтенә, ышануларына яки билгеле бер социаль төркемгә каравына бәйле рәвештә халык алдында кимсетү Россия Федерациясе Җинаять кодексының 282 маддәсе нигезендә «нәфрәт яки дошманлык уяту» дип квалификацияләнә.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 128.1 маддәсе («Яла ягу») дә гамәлдә. Әлеге маддә кешенең намусын һәм абруен ачыктан-ачык яки массакүләм мәгълүмат чараларын, шул исәптән интернетны кулланып, ялган мәгълүмат тарату өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота.

Гаделлеккә ирешү һәм үзен рәнҗеткән затка карата закон нигезендә чара күрү өчен, зыян күрүче берничә мөһим адым ясый ала. Иң беренче чиратта, дәлилләр җыю зарур: социаль челтәрләрдәге мыскыллау очракларын скриншот рәвешендә теркәү, язманың таралу масштабын күрсәтүче репостларны, комментарийларны, лайкларны саклап кую мөһим. Болар барысы да хокук бозуның реаль дәлиле булып тора.

Алга таба зыян күрүче җирле полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Гаризада килеп туган хәлне җентекләп тасвирларга, җыелган дәлилләрне беркетергә һәм закон бозу факты буенча тикшерү үткәрүне сорарга кирәк.

Шулай ук граждан намусын һәм абруен яклау, мораль зыянны компенсацияләү һәм китерелгән зыянны каплау таләбе белән район судына дәгъва гаризасы тапшыру хокукына ия. Суд тәртибендә каралган әлеге процедура мыскыллау яки яла ягу нәтиҗәсендә килгән зыянны матди яктан каплатырга мөмкинлек бирә.

Закон бозу очраклары буенча прокуратурага мөрәҗәгать итү дә нәтиҗәле юлларның берсе. Прокуратура законнарның үтәлешен күзәтә һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча административ эш кузгатырга яисә материалларны судка юлларга мөмкин.

Моннан тыш, күпчелек социаль челтәрләр һәм интернет-платформалар кулланучыларга кагыйдәләрне бозучы контентка шикаять белдерү өчен махсус механизмнар тәкъдим итә. Мондый шикаятьләр оператив рәвештә карала, һәм ресурс администрациясе мыскыллаучы язманы бетерергә, аккаунтны вакытлыча яки тулысынча блокларга, хәтта кара исемлеккә кертергә мөмкин.

Статистика күрсәткәнчә, Россиядә ел саен интернетта таратылган мәсхәрәле сүзләр һәм мыскыллау белән бәйле йөзләгән суд дәгъвасы карала. Аеруча артистлар, җырчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре үз адресларына язылган кимсетүле комментарийлар өчен интернет-кулланучыларга каршы еш кына судка мөрәҗәгать итә. Мондый эшләрнең күпчелеге дәгъвачылар файдасына тәмамлана, ә гаепле якка мораль зыянны компенсацияләү бурычы йөкләнә.

Һәр гражданның үз исемен, намусын һәм абруен якларга, интернетта да кешелеклелек чикләрен бозган өчен җаваплылык таләп итәргә тулы хокукы бар. Интернет – хокуксыз зона түгел, һәм сүз өчен җавап тоту вакыты күптән җитте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading