Күршеләрдән рөхсәт алырга кирәкме?
Сорауга юрист Илфар Каюмов җавап бирә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Сорауга юрист Илфар Каюмов җавап бирә.
Без йорт сатып алабыз. Бу йортның 4 хуҗасы бар, һәрберсенең үз ишеге. Йортның яртысын аны сатучы кеше хосусыйлаштырган. Шуны беләсем килә, аңа үз өлешен сатар өчен, күршеләреннән рөхсәт алырга кирәкме?
Вәсилә Комарова.
Мамадыш.
Торакны өлешләп сату гражданлык законнары белән җайга салына. Сату-алу килешүен рәсмиләштерү бу очракта аның 554, 555 маддәләре нигезендә стандарт схема буенча гамәлгә ашырыла. Өлешләрне тапшыру эшен РФ Гражданлык Кодексының 556 маддәсе көйли. Өлешле милекне сатканда да нотариус аша эш итәргә кирәк. Башка хуҗаларның өлешен сатып алуның өстенлекле хокукы турында РФ Гражданнар Кодексының 250 маддәсендә әйтелә. Гамәлдәге кануннар нигезендә, сатучы үзенең күчемсез милек өлешен сатарга карар итүе турында милекнең калган өлеше ияләренә хәбәр итәргә һәм өстенлекле хокукларда аны сатып алырга тәкъдим итәргә тиеш. Шунысы да бар, милекнең башка хуҗалары исә милекнең үз өлешен сатучыга теләген тормышка ашырырга каршылык күрсәтә алмыйлар.
Төрле хәлләр була, әгәр дә өлешле милек хуҗасына үз өлешен сатуга киртәләр булдырыла икән, ул мондый юл белән эш итә.
Милекнең башка хуҗаларына ул үз өлешен сату турында һәм аны сатып алуның өстенлекле хокукы турында язмача заказной хат аша хәбәр итә. Хат аларның кулына тапшырыла һәм алулары хакында белдерү кагәзе килә. Бу милек сатучының законлы гамәлләренә дәлил булып тора.
Бүләк итү процедурасы аша эш итеп тә, каршы килүче агрессив милек хуҗаларыннан милекне тартып алырга мөмкин.
Икенче якның ризалыгыннан башка гына торак өлешен сатуның икенче ысулы да бар – заем шартнамәсен рәсмиләштерү. Ул вакытта заемщик заем алучыдан үз мөлкәтенең залогына билгеле бер сумманы ала һәм соңыннан бурычны түләү хисабына аңа тапшыра.
Торакның хуҗалары конфликтны тыныч кына хәл итә алмаган очракта, бу күчемсез милекнең бер өлешен суд рөхсәте белән сатарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Балачакның һәрбер көне бәйрәм булырга тиеш
-
#Кыскача яңалыклар
Ильмира Нәгыймова ярдәм сорый
-
#Шоу-бизнес
«Әти-әни күңеле бары сизә инде»: тагын бер артист улын армиягә озаткан
-
#Җәмгыять
«Биләр, сәлкешләреңне каршы ал!»: Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде
-
#Кыскача яңалыклар
Хәрби комиссариатка яңа урынга күчү турында хәбәр итмәгәннәр өчен штраф күләме артты
Комментарийлар