16+

Машина тәрәзәсе парланмасын өчен нишләргә?

Күптән түгел генә руль артына утырган кеше буларак, мин машина йөртүчеләр белә торган күп кенә нечкәлекләрне белеп тә бетермим.

Машина тәрәзәсе парланмасын өчен нишләргә?

Күптән түгел генә руль артына утырган кеше буларак, мин машина йөртүчеләр белә торган күп кенә нечкәлекләрне белеп тә бетермим.

Шуңа күрә бу соравым кайберәүләргә көлке булып тоелырга да мөмкин. Урамда салкын, машина эчендә җылы булу сәбәпле, машина тәрәзәләре парлана һәм юлны күрергә комачаулый. Чүпрәк белән әледән-әле сөртеп торырга кирәк. Машина тәрәзәсе тирләмәсен өчен нишләргә, берәр сере юкмы икән?

Эльмира Габдрахманова, Түбән Кама.

Һәр ел фасылының үзенә хас үзенчәлекләре бар һәм кайберләре җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә мәшәкатьләр тудыра. Ләкин аларның барысы да һава торышына бәйле булмаска да мөмкин. Мәсәлән, автомобиль салонында спирт парлары булу – тәрәзә тирләүгә китерә торган бер фактор. Әлеге химик элемент гидроскопик, ягъни үзенә дым сеңдерә торган сәләткә ия. Шуның нәтиҗәсе буларак, машина тәрәзәләре тирләп чыга. Моның сәбәбен, һичшиксез, машина йөртүчедән яки салмыш пассажирдан эзләргә кирәк дигән сүз түгел әле бу. Машина тәрәзәсе салонда дымлы, юеш әйберләр, мәсәлән, аяк киеме, сөлге, идән паласы булганга да тирләргә мөмкин. Тавыш изоляциясе дымлы булу да сәбәпче була ала. Тәрәзәләр тирләмәсен өчен, гидроизоляция сыйфатын контрольдә тотарга кирәк – тәрәзә пыяласын тыгызлагыч нык урнашканмы, пыяла чистарткыч, антенна чыга торган урында һава керер­дәй тишек калмаганмы һ.б.

Автомобильгә климат-контроль сис­темасы урнаштырылган булса, су ага торган тишек тыгылган очракта да тәрәзә парлана. Тәрәзә тирләмәсен дисәң, шулай ук аны вакытында карап, чистартып торырга кирәк.

Тәҗрибәле машина йөртүчеләр мичне ал һәм ян тәрәзәләргә җылы һава агымы килә торган итеп көйли. Арткы тәрәзәләр өчен өстәмә җылыткыч урнаштыру шулай ук бу проблемадан котылырга булыша.

Хәзер, тәрәзә парланмасын өчен, махсус сыекчалар чыгарыла. Аны тәрәзәгә сиптергәч, коры чүпрәк белән әйбәтләп сөртергә кирәк, пыя­лада хасил булган юка элпә исә аңа тирләргә мөмкинлек бирми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading