Казанга баргач, кибеттән кызыма күлмәк сатып алган идем – балама ярамады. Мин ничә көн эчендә күлмәкне кире кайтара алам? Аны алмаштырачаклармы? Кием-салым сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Асилә Вафина,
Азнакай.
Скопировать ссылку
Казанга баргач, кибеттән кызыма күлмәк сатып алган идем – балама ярамады. Мин ничә көн эчендә күлмәкне кире кайтара алам? Аны алмаштырачаклармы? Кием-салым сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Асилә Вафина,
Азнакай.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин әйтүенчә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 25нче маддәсе нигезендә (№ 2300-1, 1992 елның 7 февраленнән), сатып алучы формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе туры килмәгән очракта, товарны икенчесенә алмаштырырга хокуклы. Эчке киемнәр, оекларны гына кире кайтарып булмый. Товарны алмаштыру өчен 14 көн бирелә. Кием кулланылмаган, сыйфаты сакланган, фабрика ярлыклары булырга тиеш.
Чек сакланып калмау товарны кире кайтарып булмый дигән сүз түгел. Шулай да чек булса, мәшәкате азрак. Әгәр дә кибеттә алмаштырырга шундый ук кием булмаса, товарның акчасын кайтаруны таләп итә аласыз.
Әгәр сатучы закон таләпләрен үтәүдән баш тарта икән, үз хокукларың бозылу һәм үз таләпләреңне күрсәтеп, язмача шикаять юлларга була. Аның бер данәсе оешмага тапшырыла, икенчесендә оешма хезмәткәре кабул итү датасын һәм үз имзасын куярга тиеш. Анысы кулланучыда кала. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында гаризаны кабул итмиләр икән, аны почта аша заказлы хат белән оешмага җибәрергә кирәк.
Комментарийлар