- Зур суммада акчалар йөртәсездер. Их, шушы акчаның беразы гына булса да үземә булса иде, дигән уйлар башка кермәдеме?
- Юк, мин беркайчан да кеше акчасына кызыкмадым.
- Һөҗүм итәрләр дип курыкмыйсызмы?
- Баштарак курку булса да, аннары ияләшәсең. Бик күп акча йөрткәндә берничә инкассатор машинасы озата барырга тиеш.
- Яшел Үзәндә инкассаторның банк акчасын алып качулары турында хезмәттәшләрегез белән дә фикерләшкәнсездер...
- Бу башка сыймый торган акылсызлык. Мин аларны якламыйм. Аннары, ул акчаның барыбер рәхәтен күрмисең бит. Иптәшеңә ату үзе тагын нинди зур җинаять.
- Хезмәт хакларының аз булуы җинаятькә этәрергә мөмкинме икән?
- Юк, бу сәбәп була алмый. Инкассаторларга хезмәт хакын һәрчак вакытында, башка хезмәт кешесеннән күбрәк түләделәр. Безгә җитте бит. Балалар да үстердек, йортын да салдык.
- Балаларыгыз да сезнең һөнәргә кызыкмадымы?
- Без элек банк ишегалдында яшәгәнлектән, кызыбыз Лилия анда эшкә йөрүчеләрне күреп үсте. Ул башта банк мәктәбен, аннары институт тәмамлады. Хәзерге вакытта банкта эшли. Улыбыз Ленар - автомеханик.
Комментарийлар