«бала булсам да...»
1943 елда икенче фронт ачыла. Немецлар, Совет армиясе якынлашканын аңлап, тоткындагыларны ата башлый. Вера аягы авыртканлык белән генә исән кала.
– Балалар тавышка йөгереп чыга, ә аларга өстән немецлар атып тора. Мин шуышып чыктым, яраланган балалар исә минем өскә тәгәрәп төшә башлады. Алар мине үз тәннәре белән каплады. Соңыннан гына белдем: концлагерьда 15 мең бала булган, шуннан нибары тугызы исән калган. Мәетләр астында күпме ятканмындыр, белмим, госпитальдә генә аңыма килдем. Исемемне дә, фамилиямне дә оныткан идем. Миңа Валя дип эндәшә башладылар. Аягымны кисеп алырга дип сөйләштеләр, әмма бер хирург: «Үзем дәвалыйм, ятимә кызны ничек аяксыз калдырыйм», – диде. Госпитальдә миңа хәтта алынмалы тешләр дә куеп бирделәр.
Вера Георгиевна шунда бармаклары чабып алынган кызны күреп кала. Берничә айдан аны Татарстанның Зәй районындагы балалар йортына җибәрәләр.
– Урманчылыкта урнашкан иде ул. Балалар йорты директоры мине бик якын итте, ашау нормасын ике тапкырга арттырды, кадер-хөрмәттә яшәп, үз исемемне дә, әнием белән энемне, әтиемне дә искә төшердем. Ефим Михайлович миңа: «Верочка, концлагерьда булганыңны беркемгә дә сөйләмә, югыйсә дезертир дип төрмәгә ябып куячаклар», – дип кисәтте. Бала гына булсам да, аңладым, иремә дә 18 ел яшәгәч кенә әйттем мин аны, – дип сөйли ул.
10 яшендә медаль алган
1943 елны Вера, балалар йортындагы кызларга ияреп, Казанга мех комбинатына эшкә китә. Эшкә аласылары килмәгәч, балалар йортыннан барыбер качып китәм, дип елый. Ятим кыз аннары урамда калыр дип, аны алалар. Госпитальдә белешмә кәгазенә, кыз яшен төгәл генә әйтә алмагач, ике елны өстәп язган булалар. Комбинатта эшләр өчен барыбер яше җитми, шуңа тагын ике ел өстиләр. 13 яшьлек, чынлыкта 9 яшьлек кыз бала хәрбиләр өчен ак төстәге туннар тегә башлый, дөресрәге, тун өлгеләрен кисә. Эштә бирелгән таныклыгы әле дә саклана, анда 1932 ел дип язылган да сызып, 1930 дип төзәтелгән. Кыз анда эшкә дә, укырга һәм язарга да өйрәнә. Бер тапкыр, заказны тизрәк тапшыру өчен, өч көн рәттән йокламыйча эшли ул, шунда аңын югалтып егыла һәм хастаханәдә ятып чыга.
Комбинатка бер югары чинлы хәрби килеп, балаларның туннар тегүен күреп шакката һәм ул килеп киткәннән соң, кызларга медаль тапшыралар. 10 яшьлек Вера медальле була. Аны сакларга кирәген дә аңламаганмын инде, югалды ул медаль, ди Вера Георгиевна.
Сугыш бетә, балаларны туганнары эзләп табып алып, үзләре белән алып китә. Аларны озату Верага бик авыр була.
– Үземнең тома ятим калуымны һәм мине беркем дә якламаячагын шунда гына ныклап аңладым һәм сүз бирдем: мин үз көчемә генә ышаначакмын. Тырышып эшләдем, сурәтем гел почет тактасында эленеп торды. Ирем Григорий белән дә комбинатта эшләгәндә таныштым. Беренче тапкыр үбешкәндә, авыздан ясалма тешләрем төште. Ул вакытта оялганнарым! 18 яшьлек кызның авызында бер теш тә юк! Григорий мине эзләп тулай торакка килә һәм мин оялып кача идем. Бер айдан кабат очраша башладык. Өйләнештек, өч балабыз туды. Беренче улым 21 яшендә үк авырып үлеп китте. Икенче улыбызга, үлгәндә, 31 яшь иде. Ул да газапланып үлде. Шуннан мин табибларга концлагерьда булган хәлләрне сөйләп күрсәттем. Алар безне Мәскәүгә тикшеренергә җибәрделәр. Анализлар алганнан соң, миңа Реклингхаузен дигән диагноз куйдылар. Концлагерьда, балаларыбыз гарип булып тусын өчен, шундый уколлар ясаганнар икән. Чынлап та, күп кенә кызларның балалары гарип булып туган, ә минекеләр, сәламәт булып тусалар да, соңыннан авырдылар. Аларны үлемнән коткарып калып булмады. Кызыбыз Оксананың беренче улы җиде айлык вакытында үлеп китте. Икенче улы сәламәт булып туды. Димага өч яшь булганда, кызыбыз да кинәт авырып үлеп китте. Аңа 36 яшь иде. Иремне бер ел алдан гына җирләгән идем. Менә шулай оныгым белән икәү генә калдык. Диманы әтисе тугач ук ташлап китте. Кызым үлгәч, Диманы балалар йортына озатырга теләделәр. Өч хатын килеп, аны минем кочактан тартып алмакчы булалар. Каян көч килгәндер, мин аларны ишектән төртеп чыгарып җибәрдем. Үз оныгымны үзем карыйм, беркемгә бирмим, дидем. Соңыннан алар белән дуслаштык та әле, миңа гел ярдәм итеп тордылар.
Дима Ленинградта Нахимов училищесын тәмамлап, хәзер югары хәрби академиянең III курсында укый. 21 яшендә өйләнеп тә куйган.
– Әнисе һәм абыйлары иртә үлеп киткәч, мин дә авырып үләрменме дип борчыла. Син инде өченче буын, берни дә булмый дип тынычландырам улымны. Исән-сау гына булсын инде, без бер-беребезгә бик кирәк, – дип күз яшьләрен сөртә Вера Георгиевна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар