16+

Пассажир ташучылар аптырашта: автобуста QR - кодларны кем тикшерер?

Республиканың автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе җитәкчесе Сергей Темляков Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-кодлар кертелүгә бәйле рәвештә кайбер фикерләрен җиткерде.

Пассажир ташучылар аптырашта: автобуста QR - кодларны кем тикшерер?

Республиканың автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе җитәкчесе Сергей Темляков Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-кодлар кертелүгә бәйле рәвештә кайбер фикерләрен җиткерде.

Темляков сүзләренчә, Татарстан транспорт министрлыгы җитәкчелеге пассажир ташучылар белән дә, ассоциация белән дә бу яңалык турында фикер алышмаган. Шул рәвешле, пассажир ташучылар республика хөкүмәтенең QR-код системасы кертелү турында язылган кагыйдәләргә бәйле карарларны  көтә.
«Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертүгә чаклы тагын ике атна бар, пассажир ташучыларга түгәрәк өстәл артында барлык нечкәлекләр турында фикер алышырга мөмкин булыр әле», - дип өметләнә Темляков Татарстан АТП Ассоциациясенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Ассоциация рәисе пассажир ташучыларны кызыксындырган сорауларның барысын алты пунктта бәян иткән:
1. Документта QR - кодларны кем һәм ничек тикшерәчәк?
2. Пассажирдан паспорт таләп ителәчәкме, ягъни QR-код иясе нәкъ менә шушы пассажирныкы булуын ничек ачыкларга?
3. QR-кодларны тикшерүне полиция хезмәткәрләре башкарырга тиеш.
4. Әгәр QR-кодларны тикшерү  тукталышларда башкарылса, бу билгеле бер вакытны алачак. Димәк, автобусларның расписаниесен үзгәртергә кирәк булачак.
5. QR-кодлар кертелү һәм 60 яшьтән өлкәнрәк затларга транспорт карталарын блоклау сәбәпле, пассажирлар агымы кимиячәк. Димәк, Хөкүмәттән әлеге вакытка ярдәм кирәк булачак.
6. QR-коды булмаган пассажирларга нишләргә?
Шунысы төгәл ачык: ике атнадан автобуста QR-кодсыз йөререгә ярамаячак...

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тагын нерсе курер.икен башлар,аллахыбызга тапшырдык,аллахыбыз Узе ярдеменнен ташламасын

    Мөһим

    loading