16+

Пенсияләр артты

Бүгеннән, ягъни 1 апрельдән пенсияләр артып киләчәк. Социаль пенсияләр - 17,1, хезмәт пенсияләре - 1,7, ә ЕДВ (айлык бердәм түләүләр) исә 5 процентка индексацияләнде.

Пенсияләр артты

Бүгеннән, ягъни 1 апрельдән пенсияләр артып киләчәк. Социаль пенсияләр - 17,1, хезмәт пенсияләре - 1,7, ә ЕДВ (айлык бердәм түләүләр) исә 5 процентка индексацияләнде.

Шулай итеп, социаль пенсияләр 1,1 меңнән 2,1 меңгә кадәр үсәчәк. Пенсия фонды казнасында моның өчен 40 млрд сум акча каралган. Нәтиҗәдә, Россиядә 3 миллион тирәсе кеше индексацияләнгән пенсияләр алачак. 37,8 млн Россия пенсионерының исә хезмәт пенсияләре 1,7 процентка артачак. Исегезгә төшереп үтәбез: соңгы тапкыр хезмәт пенсияләре 1 февральдә 6,5 процентка индексацияләнгән иде, дип хәбәр итә РФ Пенсия фонды.
Сүз уңаеннан, Кырым Россиягә кушылганнан соң, илебездә пенсионерлар саны 677 мең кешегә күбәйде, пенсионерларның 117,8 меңе - Севастопольдән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading