16+

Психик тайпылышы булган балаларны кайда урнаштырырга була?

Улымда психик тайпылышлар күзәтелә, табиблар шизофрения диагнозы куйдылар. Ул дистанцион рәвештә өйдә торып укыды. Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Үсмер егеттә үзгәрешләр сизә башладым. Тиз кызып китә. Мин аны биш яшьлек кызым белән икесен генә өйдә дә калдырырга куркам. Кыскасы, улымны шундый авыру балалар өчен махсус интернатка урнаштырып булмасмы икән? Галия...

Улымда психик тайпылышлар күзәтелә, табиблар шизофрения диагнозы куйдылар. Ул дистанцион рәвештә өйдә торып укыды. Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Үсмер егеттә үзгәрешләр сизә башладым. Тиз кызып китә. Мин аны биш яшьлек кызым белән икесен генә өйдә дә калдырырга куркам. Кыскасы, улымны шундый авыру балалар өчен махсус интернатка урнаштырып булмасмы икән?

Галия апа, Казан.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда акылга зәгыйфь балалар өчен интернат йортлар икәү. Аларның берсе - Дәрвишләр бистәсендә, икенчесе Саба районы, Югары Утар авылында урнашкан. Сабада, мәсәлән, 4тән 18 яшькәчә балалар тәрбияләнә. Бүгенге көндә анда барлыгы 81 бала яши. Буш урыннар хәзергә юк. Интернатта аңлатуларынча, авыру баласы булган ана, беренче чиратта, теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Тиешле документлар, медицина белешмәсе китергәннән соң, опека органнары белән берлектә, баланы интернатка урнаштыру өчен махсус чиратка бастыралар. Аннары мохтаҗлык дәрәҗәсе, баланың хәленә, авыруына бәйле рәвештә, интернатка юллама бирәләр. Турыдан-туры интернатларга килүдән мәгънә юк, чөнки биредә бары махсус документлар нигезендә генә кабул итәләр. Психик тайпылышлары булган кешеләрне 18 яшьтән соң кабул итә торган интернатлар республикада алтау. Анда эләгү өчен дә социаль яклау бүлегендә теркәлергә һәм интернатта урын булганчы, чират көтәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading