16+

Иң яхшы почта хезмәткәре кайда яши?

2015 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу нәтиҗәләренә нигезләнеп, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте дүрт номинациядә шәһәр һәм авылларда эшләүче иң яхшы почта хезмәткәрләрен билгеләп, аларга акчалата премияләр тапшыр­ды.

Иң яхшы почта хезмәткәре кайда яши?

2015 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу нәтиҗәләренә нигезләнеп, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте дүрт номинациядә шәһәр һәм авылларда эшләүче иң яхшы почта хезмәткәрләрен билгеләп, аларга акчалата премияләр тапшыр­ды.

Җиңүче почтальоннар 30ар мең сум премия алса, почта бүлекчәсе 50 мең сум премиягә лаек булды.

- Безнең газета-журналларның 338 мең данә тиражы бар, шуларның 275 меңе «Татарстан» почтасы аша таратыла, - диде «ТАТ­МЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов. - «Татарстан почтасы» тиражларны арттыруда безнең стратегик партнерыбыз булып тора. Аның җитәкчелегенә, безнең басмаларны укучыга илтеп җиткергән, аларны яздырган почтальоннарга зур рәхмәтебезне җиткерәм. Бу зур хезмәт һәм аны яратып башкаручы кешеләр барлыгы сөендерә.

«Иң яхшы авыл почтальоны» номинациясендә беренчелекне Әлки районыннан Нурсия Хәйруллина алды. Ул үз карамагындагы һәр йортка район газетасын яздыруга ирешкән. Шулай ук Кукмара районыннан Гөлнара Баһапова да бу номинациядә җиңү яулады.

Юк-юк дигәндә дә, ара-тирә хат ташучы Тимербулатлар да очраштыргалый. Кече шәһәрләр арасындагы иң яхшы почта хезмәткәре исеменә Минзәләдән Нияз Хәбибуллин лаек булды. Һөнәр училищесын тәмамлагач почта бүлекчәсенә эшкә килгән егет бу хезмәтне үз иткән, аның хезмәт стажы 24 ел. Ниязны йомшак теле, итагатьлелеге өчен әби-апалар аеруча яраталар икән. Ул «Кече шәһәрләрдә иң яхшы почтальон» исеменә лаек булды. «Иң яхшы шәһәр почтальоны» - Яшел Үзәннән Мәдинә Хөсәенова. «Иң яхшы почта бүлекчәсе» номинациясе җиңүчеләре - Зур Кайбыч почта бүлекчәсе.

- Газета-җурналларга яздырганда, почта хезмәткәрләренең халык белән уртак тел табып эшли белүе бик мөһим. Халык газетаны яратып өлгерә икән, ул азмы-күпме бәясе артуга да игътибар итми, - ди Зур Кайбыч районы почтасы җитәкчесе Гөлсәрия Галиәскарова.

Почтальоннар арасында мондый бәйгене «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте даими уздырып килә.

- Әлеге бәйге почтальоннарга матди ярдәм дә булып тора, - диде «Татарстан почтасы» директоры Регина Кузнецова. - Сер түгел, почта хезмәткәрләренең хезмәт хакы кечкенә, без аны арттыру өстендә эшлибез. «ТАТМЕДИА»га шундый бәйге өчен, ә поч­тальоннарга хезмәтләре өчен рәхмәтемне җиткерәм.

Исегезгә төшерик, «ТАТМЕДИА» җәмгыяте почтальоннарны гына түгел, иң актив укучыларны да бүләкли. «Язылучыга - айпад» бәйгесе «ТАТМЕДИА» басмаларына иң күп язылучы берничә кешене
айпадлы итте инде.
Сүз уңаеннан, хәзер газета-журналларга дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылып була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading