«Ярдәм» күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге бүгенге көндә бөтен төр инвалидлар белән дә эшли. Анда ишетмәүчеләр дә, күрмәүчеләр дә, инвалид арбасында хәрәкәт итүчеләр дә, ДЦП авыруларны да кабул итәләр. Сентябрь аеннан исә үзәк телсез дә, шул ук вакытта чукрак һәм сукыр булганнарны да кабул итәргә җыена. Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова сүзләренчә,...
«Ярдәм» күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге бүгенге көндә бөтен төр инвалидлар белән дә эшли. Анда ишетмәүчеләр дә, күрмәүчеләр дә, инвалид арбасында хәрәкәт итүчеләр дә, ДЦП авыруларны да кабул итәләр. Сентябрь аеннан исә үзәк телсез дә, шул ук вакытта чукрак һәм сукыр булганнарны да кабул итәргә җыена. Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова сүзләренчә, Россиядә бүген шундый 15 мең тирәсе бала исәпләнә.
- Алар йә сукырлар җәмгыятенә яки телсез-чукраклар оешмасына керә. Бу төр авырулар өчен инвалидлык категориясе дә эшләнмәгән. Алар белән максатчан эшләүчеләр дә юк. Бу авырулар җәмгыятьтән читтә калып киләләр. Шуларны күздә тотып, без аларны үзебезнең үзәккә җыярга булдык. Әлеге категория кешеләр белән эшләү өчен махсус «Фокус БЛЮ-40» дигән Брайль приборын кулланырга ниятлибез. Аның бәясе 195 мең сум тора. Инвалидлар белән эшләү өчен исә унбиш шундый прибор кирәк. Аның аша сукыр-ишетмәүче-телсезләр белән аралашу мөмкинлеге бар. Прибор алырга акча җыю максатыннан, без хәйрия концерты оештырырга булдык, - ди Мәликә ханым.
Концерт 17 июль көнне - Ураза гаете көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театрда узачак. Концерттан кергән акча ике «Фокус БЛЮ-40» аппаратын алырга мөмкинлек бирәчәк. ИлСаф, Ильяс Халиков һәм башка җырчылар катнашындагы хәйрия чарасында катнашып, сез дә ярдәмгә мохтаҗларга булыша аласыз. Рамазан аенда бер изгелеккә мең савап языла. Изгелек эшләргә ашыгыгыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар