16+

2025 елның Татарстанның иң яхшы көрәшчеләре, тренерлары, командалары билгеле

Иң-иңнәр 16 январьдә Алабугада узачак Татарстан чемпионатының ачылыш тантанасында бүләкләнәчәк.

Иң-иңнәр 16 январьдә Алабугада узачак Татарстан чемпионатының ачылыш тантанасында бүләкләнәчәк.

2025 елның иң яхшы көрәшчеләре исеменә Илфат Миңнегалиев, Рафаэль һәм Ренас Кәлимуллиннар, Радик Сәлахов лаек булды. Башка еллардан аермалы буларак, узган елга нәтиҗә ясаганда иң яхшы тренерлар исемлеген арттырганнар. Моны тренер профессиясенә бер хөрмәт дип атарга буладыр. Әлеге исемлеккә Фәнил Һидиятуллин, Рәмзил Бәдриев, Илгиз Шәмсевәлиев, Ринат Хәйретдинов, Рафаэль Хәмидуллин, Илнур Хәйбуллин, Рузил Ганиев, Илфир Әнвәров, Илдар Фатыйхов, Таһир Әхкәмов, Венер Әскәров, Илнар Галимов кергән.

Сезон рейтингы нигезендә иң яхшы командалар да ачыкланды. 1 урында – Чаллы, 2 урында – Әлмәт, 3 урында – Казанның «Зилант», 4 урында – Арча һәм 5нче урында – Казанның Авиатөзелеш-Яңа Савин районнары командалары. Командалар 500 000, 400 000, 300 000, 150 000, 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Моннан тыш, Татарстан чемпионаты ачу тантанасында иң яхшы хөкемдарлар һәм көрәшне яктыртучы иң яхшы журналистлар да бүләкләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading