16+

30 еллык турнир: кунаклар да, бүләкләр дә мулдан булды

Юбилей елы дип, артык купшыланмадык та, зур-зур кунаклар да чакырмадык. Чакырмасак та, безне үз иткән дусларыбыз үзләре кайтты. Республика көрәш федерациясе җитәкчесе Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин иртәнге 8 гә үк килеп җитте...

30 еллык турнир: кунаклар да, бүләкләр дә мулдан булды

Юбилей елы дип, артык купшыланмадык та, зур-зур кунаклар да чакырмадык. Чакырмасак та, безне үз иткән дусларыбыз үзләре кайтты. Республика көрәш федерациясе җитәкчесе Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин иртәнге 8 гә үк килеп җитте...

Әле дә хәтеремдә, 1997 елның көзендә, ул вакытлардагы район башлыгы Марат Әхмәтов безнең икебезне – район спорт комитеты рәисе Ринат Борхановны (урыны оҗмахта булсын) һәм мине – “Урожай” ирекле спорт җәмгяте рәисе буларак, чакырып алды да , безгә бурыч йөкләде. “Егетләр! Көрәш дөньясында Муса Җәлил Кубогын бездән дә кубрәк яулаган район хәзергә юк, дип беләм. Шулай да, тынычланып калырга ярамый. Башкалар да тик ятмый кебек. Сүз ут куршеләребез турында. Булдырган нигезебезне тагын да ныгыту максатыннан, район үзәгебездә дә бер ярыш уздыру бүгенге көндә мәслихәттер инде”, диде. Уйланырга вакыт биреп озатып калды ул безне.

Озак та үтмәде, ул безне янә үзенә чакырып алды һәм үз фикерен җиткерде: “сез каршы килмәсәгез, әйдә, район башлыгы призларына дип бер ярыш уздырыйк”. Шулай итеп , СХТның Карилендә яңа гына сафка баскан спорткомплексында 1998 елның 24-25 январь көннәрендә беренче ярыш узды. Инде менә бу ярышка да 30 яшь тулган икән.

Узган елның 27-28 январь көннәренә “Балтач” спорткомплексы көрәшчеләребез өчен үз ишекләрен ачты. Юбилей елы дип, артык купшыланмадык та, зур-зур кунаклар да чакырмадык. Чакырмасак та, безнең район көрәшчеләрен үз иткән дусларыбыз үзләре кайтты. Күптән түгел генә республика көрәш федерациясен җитәкләргә алынган Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин иртәнге 8 гә үк килеп җитте. Башта район спорткомплексы белән җентекләп танышканнан соң, көрәшчеләр белән дә байтак аралашты. Хөрмәте аеруча зур инде аның безнең районга карата. Ярышларның ачылыш тантасында да сүз алып, район җитәкчеләренә, көрәшчеләребезгә үзенең олы рәхмәт хисләрен юллады. “Узган ел республикабызда 284 ярыш узса, аның 14е сезнең районда үткән. Бу бит искиткеч зур сан. (Әле графикка сыешмыйча Яңгул белән Чутай авылларында чрышларыбыз узмый да калды.Н.С.). Шулай безне сөендеруегезне киләчәктә дә дәвам итегез”. Үз чыгышыннан соң , районыбызның булдыклы егетләре Илшат Корбановны һәм Ришат Зәйнуллины Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Башка кунакларыбыз да буш кул белән кайтмаган иде. “Эмиз” ширкәте рәисе, якташыбыз Раил Фазылҗанов барлык призлы урынны яулаган көрәшчеләребезгә үз продуциясен биреп чыкты. “Якташлар” җәмгыяте рәисе Фаяз Шакиров абсолют батырга дип тәкә куйган иде. Соңгы вакытта яңа куелган федерация җитәкчебез Фәнис Шәрипов, район спорт оешмасы рәисе Рөстәм Заһидуллиннар ветеран көрәшчеләребез өчен аеруча зур хөрмәт күрсәтә башладылар. Быел да үзләрен ярышларга чакырып, ашлы өстәл артларында сыйлап, кунак итеп җибәрдек. Район башлыгыбыз Рамил Нотфуллин исә үз Рәхмәт хатлары белән юбилярлабыз – 60 яшьләрен тутырган Хидият Нотфуллины һәм Наил Садыйковларны, районыбыз көрәшенә үз көчен куйган яшь батырыбыз Иске Йөректән Ильяс Галиевларны котлады. Менә шундый хәлләр бездә, җәмәгать!

Инде, аерым ярышларыбызга килсәк, районыбызның 18 җирлегеннән килгән 118 көрәшче ике буена рәхәтләнеп бил алышты. Төрле мизгелләргә бай булды ул. Келәмнән көчле көндәшләреннән шүрләп, кул күтәртеп кенә чыгып китүчеләр дә булды, соңгы сулышларына хәтле бил алышучыларыбыз да байтак булды. Кыскасы, менә дигән көрәш булды. Кубок бу юлы да Чепья ягына китте. “Труд” җәмгыяте командасы - беренче, “Кызыл юл”лылар -икенче, “Смәел” командасы өченче булды.

Җиңүчеләрне дә атап узыйк.
60 кг.га кадәр - Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Фидан Гарифуллин /Түнтәр/, Дилус Нуриев /Пүскән/, Кәрим Гарифуллин /Норма/.
65 кг.да - Нияз Әскәров /Арбор/, Кәрим Гарипов /Чепья/, Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Әлфис Галимов /Бөрбаш/.
70 кг.да - Ислам Бурашов /Нөнәгәр/, Аяз Йосыпов /Чепья/, Айзат Апанов /Салавыч/, Алмаз Закиров /Норма/.
75 кг.да - Рәнис Зарипов /Чепья/, Фирдүс Галимуллин /Смәел/, Алмаз Гыйльметдинов /Арбор/, Ранил Ганиев /Норма/.
80 кг.да - Аяз Хәйретдинов /Балтач/, Илгизәр Габделбәров /Смәел/, Әнис Нәкыйпов /Яңгул/, Ленур Хәлиуллин /Карадуган/.
85 кг.да - Булат Галиев /Арбор/, Хәсән Әсхәдуллин /Иске Йорек/, Нияз Галиев /Курмала/, Илдар Абдуллин /Норма /.
90 кг.да - Илнар Фазылҗанов /Чепья/, Равшан Галиев /Смәел/, Илшат Сафиуллин /Смәел/, Ралиф Галиев /Ор/. 
100 кг.да - Рөстәм Сираҗиев /Чепья/, Ранил Сафиуллин /Яңгул/, Илмир Гыйльфанов /Чутай/, Рөстәм Гыйззәтуллин /Шеңшеңәр/.
Югары үлчәудә—Руслан Рәфыйков / Яңгул/, Рәдис Сәмигуллин /Нөнәгәр/, Булат Вафин /Чутай/, Инсаф Рәфыйков/Яңгул/.

Ярышларның абсолют батыры булып дөнья чемпионы Яңгулдан Руслан Рәфыйков танылды.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач бистәсе.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading