Яки Муса Җәлил турнирының беренче көнендә истә калганнарым.
Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда 14 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш бәйгесе гөрләп узды. Гөрләп кенә түгел, кайнап...
“Секундлар бара, көрәшчеләр – юк...”
Гадәттәгечә, турнир матур башланып китте. Көтеп алынган сагынычлы күрешүләр, үзара хәл-әхвәл белешү, җанлы, театральләштерелгән, зәвыклы ачылыш, тантаналы бүләкләүләр... Сүз уңаеннан, сигез көрәшчебез – Ришат Исхаков, Камил Локманов, Шамил Чевик, Динияр Моратов, Инсаф Бәдертдинов, Румиль Семкичев, Ислам Закиров һәм Җәмил Ибраһимов Россиянең спорт осталары исеменә лаек булды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Һәм... Бүләкләүләрдән соң көтеп алынган көрәш башланды. Менә монда барысы бергә булды инде: спорт, “театр”, “концерт”, лотерея, шоу…
Ә көрәш ярышы, кем әйтмешли, башыннан кире “артлы” башланды. Беренче келәмгә сәгать 9 тулып киткәч 60 кг үлчәү авырлыгындагылар урынына 80 кг ларны чакырдылар. Секундлар бара, келәм уртасында хөкемдар көтә, ә көрәшчеләр – юк... 10 секунд, 50 секунд, 1 минут... – юк инде. Чистай командасы өчен көрәшүче Данир Муликов та, Ютазы районы данын яклаучы Айрат Хаҗиев та юк. Вакытлары чыкты, ә көрәшчеләр килеп тә җитмәгән. Командалары ут йота, алар белән мин борчылам. Турнирда көрәшчеләргә биреләсе 100, 70 яки 50 мең сумны үзем отам диярсең, малай... Шулай итеп, бу егетләрнең әлеге турнирда көч сынашу шансы төшеп калды. Хикмәт шунда икән: 60 кг да җирәбәдә кемнедер ялгышып, 80 кг лар сафына кертеп, бер көндә 20 кг га “тазартып” куйганнар да, менә шундый хәл килеп чыккан. 60 кгларны яңадан карыйбыз дип, 80нәрне чакырганнар, ди. Ә бу егетләр, үз чиратында, кичектерелми торган шәхси эшләре булып, “Ак Барс”ка сәгать иртәнге 9 га ук килеп басмаган. Күңелсез мизгел, әмма поезд китте. Чистай командасы вәкилләре, соңрак булса да көрәштерергә мөмкин булмасмы дип, хөкемдарлардан сорап та карады – юк. “Элек берәүгә шулай соңга калырга туры килеп, аның хәленә керделәр. Чыгышын иң соңгысына күчереп тордылар. Ә бу очракта кабул итмәделәр”, - дип сөйләнде янымдагы егетләр һәм “60ыңны...” – дип “ямап” куйдылар. Мин дә, сүзгә кушылып, “80-90...” дип өстәдем, янымдагылар белән бер дулкында булып. 60 кг белән 80 кг арасында чыккан хәл бит. Кемне гаепләргә хәзер?
Тавышланулары, лотерея уены, кайбер парларның, кем әйтмешли,“3 сәгать”кә сузылган көрәшләре белән өйләргә кичке сәгать 7 дә генә көчкә таралыштык. Кайбер үлчәү авырлыкларының әле өченче әйләнеше дә тәмамланмады.
Лотерея уены дигәннән... Өметсез шайтан, 300 әр сумнан үзем дә ике билет сатып алдым. “Велосипедта кайтып китмәссеңме әле?” – дип шаяртканнар иде. Номерлар гел якын килеп торды, тик минекенә тартып бетми. Үземә “кукиш”, аның каравы, авылдашым, көрәшче Рамил Айзатулловның пәхләвә отканына шатланып кайтып киттем инде. Ул 300 әр сумнан 20 билет (6 мең сум була түгелме соң...) сатып алып, пәхләвә булса да отты, дип сөендем. Лотерея уены оештырган “Ватаным Татарстан” газетасының үзенең берничә хезмәткәренә чыкты бүләкләр. Алар күпләп сатып алган, дип аңладым. Иң текә бүләк велосипед иде. Кем отканны, кызганыч, төгәл хәтерләмим. Чын күңелдән котлыйбыз!
“Кайтып кына торсыннар”
Алдан хәбәр иткәннәренчә, турнирда 44 командадан 380 көрәшче катнашты. Кайчандыр җәрәхәт алып, операцияләр кичергән, икешәр ел тәнәфес ясаган кайбер егетләребез яңадан келәмгә кайтты. Чаллы командасыннан Эльдар Хәмитов, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы егете, Лаеш өчен көрәшүче Раил Сәлахетдиновларны бүген яңадан келәмдә күрдек. “Җайланып беттем, бар да яхшы, Аллага шөкер”, - диде Эльдар Хәмитов хәлен сорашкач. Җәрәхәт алган егетләр шулай яңадан кайтып торсын, без аларны келәмдә көтәбез. Кызганыч, бүгенге турнирда да имгәнүләр күп булды, шәфкать туташларын бер тик тотмадылар.
Тамашачы Башкортстан егете, Теләче районы командасы өчен көрәшүче Артур Зөлкәрнәев, Лаеш командасы көрәшчесе Динар Кәримуллин, Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдиновларны юксынып, кайда икән дип искә алды. Ранис Мәскәүгә операциягә киткән. Уңышлы уза күрсен, дип теләп торабыз, келәмдә көтеп калабыз. Чемпионнар юклыгын һәрберебез бик тиз сизә. Кайбер төркемнәрдә язышканда: “Татарстан ярышларын калдырдым”, - дип кенә җавап тотты Артур Зөлкәрнәев. Теләче районыннан килүче җанатарлар: “Артурны хөрмәт итәбез. Районыбызга яхшы нәтиҗәләр китерде. Их, көрәшми шул хәзер...” – дип телгә алдылар. Теләчеләрнең хәзер рәсми ярышларда Раил Нургалиевлары да юк, ул район командасының вәкил-секунданты вазыйфасында булды. Соңгы вакытларда Артур Зөлкәрнәев 80 кг авырлыкта Әлмәт өчен көрәшүче Рафаэль Кәлимуллин белән еш туры килә. Кем әйтмешли, чемпион булырга көндәшлек дә көчле... Нинди карар кылса да, Артурны хөрмәт итәбез. Көрәштә генә түгел, тормышта да бик уңышлы, белемле, тырыш егет! Динар Кәримуллинның элек алган җәрәхәтләре бар иде, операциясез узмас. Тренерлык эшен бик яхшы алып бара. Бу турнирда ул “2024 елгы көрәш сезонының иң яхшы спортчысы” буларак бүләкләнде. “Их, Динар, көрәшмисең бүген... Күңелең барыбер тартыла инде?” – дип сорагач: “Барысына да бик тыныч карыйм. Сан артыннан да кумыйм. Күңелсезләнмим”, - диде Динар.
Яңадан Раил Сәлахетдиновка кайтып... Кыза, кыздыра, турнирны тагын да истәлекле итә ул Раил. Без тамашачыга эмоциясе дә кирәк бит әле. Әнә, Алабуга егете Илнар Галимов белән келәмдә дә, чыккач та хәйран гына “бәргәләшеп”, әйткәләшеп алдылар. “Кайнар” егетләр! “Менә, икенче юлы сиңа да шулай авыртулы булыр әле...” – дип хушлаштылар. Өйгә кайткач: “Галимов белән Сәлахетдинов бәйләмичә көрәштеләр. Аннан 1 раунд бокс. Аннан тагын бәйләп көрәштеләр”, - дигән “смс”лар алдым. Илшат Фазылҗанов (Арча) белән Илсур Сафин (Лаеш) да вакытны шактый сузды. “3 сәгать” буе көрәшмәсәгез тагын...” – дип шаяртып төрттереп тә алдылар аларга. Әле таралышкач та “Ватсап” төркемнәрдә Фазылҗанов-Сафин чыгышы турында шактый сүз булды. Күпме тавыш, бәхәс чыкты... Халык көтә-көтә арыды. Нәтиҗәдә 100 кг авырлыкта Илшат Фазылҗанов җиңүче итеп билгеләнде, дүртенче әйләнештә Чистай командасыннан Рәсим Шириев белән көрәшәчәк.
“Судьямы син, көрәшчеме, кем соң син...”
Сүз булды дигәннән... Арчаларны “крышовать” итеп тә күрсәтте тренерлары, вәкилләре Илшат Идиатов! Әле күптән түгел генә Илшат көрәш буенча Татарстан чемпионатында (!) баш хөкемдар булган иде. Бу турнирда ул әллә ничә “вазыйфа”ны башкарды. Үзе тренер, Арча командасы вәкиле, 100 кг авырлыкта көрәшә, секундант, шул арада йөгертеп барып видеокамераларны карап килә, турнирның хөкердарларын эләктереп ала... Менә иртәдән “йөгертә” башлаганнар иде Илшатны! Бер карыйм секундант урындыгында, ике секунд узмый, хөкемдарлар янында, “пыр туздыра”. Күптән түгел үзе баш хөкемдар булган Илшат бүген эшләгән хөкемдарларга келәмнең бу ягыннан: “Әййй, карагыз! Активлык бит монда (яки “пассивлык”)!” – дип кычкырып кына тора. Арча данын яклап, көне буе ике арада чапты ул. Арчалар, шундый Илшат абыегыз булмаса, белмим... Мин әйтәм, эштә мине дә шулай ду китереп, бөтенесен пыр туздырып яклап йөрсәләрме... Тик. Таякның икенче ягы да бар. “Ник Идиатовка ул якка барып, “разборкалар” ясап йөрергә ярый, ә безгә – юк. Менә барып кара әле, куып җибәрәләр яки сары карточка чәпәп куярга да күп сорамаслар”, - дип әйтеп алды икенче район вәкилләре. Республиканың кайбер башка район федерацияләре вәкилләреннән әлеге хәлләр буенча фикерләрен сораштым. “Кем канәгать булсын? Мондый “Ачык ишекләр көне” ясаулары өчен хөкемдарларга, оештыручыларга - “2”ле!” - диделәр. Илшатка “килешә” аңа, баш хөкемдар да булгач...
Баш хөкемдар дигәннән, Саба районы вәкиле, көрәшчесе, күптән түгел “Сабантуй” журналы призларына уздырылган турнирда баш хөкемдар булган Дилүс Закировны да, секундант булып утырганында, хәйран гына кыздырып алдылар. Хөкемдарлар ягына барып, “рәхмәт” сүзләрен әйткәләп килде ул да. Кайчак секундантлар хаклы да булып чыкты, шул минутында хәл итеп, ачыклап, үз файдаларына балл эшли алдылар. Техника көчәя бара, камералар, туры трансляцияләр эшли, тамашачы да үз фикерен яшереп тормый... Ник бирелергә тиешле кайбер баллар шулхәтле тавыш, “разборка”лар аша ирешеләрдер ул, белмим. Секундант бер төрле уйлый, хөкемдар – икенче төрле...
Төрле ракурстан төрлечә күренәдерме. Мәчеттәге залда ярты ел хөкемдарлар семинары узды, фотолардан күрдек. Шуннан соң, хәлләр уңай якка үзгәрде, дигән сүзләр дә булды. “Чава то” бик сизелми кебек шикелле тоелып китә халыкка. Шул ук семинарга йөргән кешеләр үзара уртак карарга килә алмый: кызалар, кыздырышалар. Семинарлары мәчеттә бара. Минем сүз түгел, үзләре әйткәнчә, укыдык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә, диярлек булмасын тагын. Аңлыйбыз, җиңел түгел, көрәш кыздыра инде ул, һәркем үз ягын хаклы саный, үз ягына тарта, тик матуррак, тынычрак хәл итәргә дә өйрәнергә кирәк. Ни дисәк тә, спорт белән бергә тәрбия, культура төшенчәләре бергә үрелеп йөри.
“Көрәш күрсәтә, келәм күрсәтә!”
Үз авырлыгында кемнәр чемпион буласын без, тамашачылар, алдан ул чамалап, аларын ярыш башланганчы ук фаразлап куябыз. Исемлектә үзгәрешләр сирәк була. Командалар беренчелегенә килгәндә, “Зилант” I дә булыр дип беренче әйләнештә үк “юрап” куйдылар. Алар беренче әйләнешне бер югалтусыз узып, җиңүгә яхшы нигез салып куйдылар. Командалары көчле, төрле яклап җыйдылар. Сер түгеле, көрәшчеләр дә, кайда акча, үсеш, шунда күчү ягын карый. Тамашачыларның кайберләре бу юлы да: “Татарстан чемпионаты һәм Муса Җәлил турнирында гына булса да, кем кайда туган, шул район өчен көрәшә торган булсын иде ул”, – дип сөйләнеп алды.
Акча дигәннән... Районнардан килгән командаларда, мин сораштырганнарында, бер көнгә 450-500 сум “суточный” акчасы бирелгән. Шул сумманы иртәнге, көндезге һәм төшке ашка бүлеп, чамалыйсыз инде, әйеме. Ипиен алсаң, чәенә калмый, чәен алсаң – шикәре килми... Кемнәрдер, вакытлыча “яллап” торучылар, ике, өч, биш-алтышар мең сум бирә. Сарафан радиосы аша реклама тиз китә. Кайбер тренерлар да моментында бераз көрәшчеләре “сатып” акча эшләп ала. Бер районда туып, икенче районда шөгыльләнеп, өченче чит, гомерендә бер тапкыр күрмәгән район өчен көрәшкәннәр аз түгел анда. Акча, акча, акча...
Командалар беренчелегенә яңадан кайтып... Күптән түгел булып узган әлеге турнирга кагылышлы матбугат конференциясендә “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабировка: “Без - I, II, III урын өчен лаеклы команда. Әмма безгә II, III урын кирәк түгел, без киләбез I урын өчен! Көрәш күрсәтә. Келәм күрсәтә!” - дип белдергән иде Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин. “Хәлләр бик үк мактанырлык бармый әле”, - дип уртаклашты көн азагында Чаллының кайбер вәкилләре. Кайчак соңга таба да әллә ниләр үзгәреп куя. Келәм күрсәтерме, көрәш күрсәтерме, башкасымы... – иртәгә беләбез инде. Ай, иртәгә түгел, бүген икән ич инде. Ярымфинал, финалларны көтәбез!
Лилия ЙОСЫПОВА.
Фото: Салават Камалетдинов
Комментарийлар