16+

Айдар Шәймәрдәнов: “Милли көрәшебезне сәнгать дәрәҗәсенә күтәрәсе килә”

Быел “Манзара”да кемнәр катнашачак? Татарстан чемпионатында катнашучылар “Манзара”да көрәшә аламы? Приз фонды да шактый зур икән.

Айдар Шәймәрдәнов: “Милли көрәшебезне сәнгать дәрәҗәсенә күтәрәсе килә”

Быел “Манзара”да кемнәр катнашачак? Татарстан чемпионатында катнашучылар “Манзара”да көрәшә аламы? Приз фонды да шактый зур икән.

Һәр елны “Манзара” спорт-музыкаль премиясендә үзгәрешләр булып тора. Җитди сәбәпләр аркасында көрәш буенча Татарстан чемпионатының финалларын күчерергә туры килде. Шулай итеп, быел “Манзара” премиясе белән Татарстан чемпионатының финал өлешләре бергә узачак. “Манзара”ның үткәрелү тәртибенә ачыклык кертер өчен проектның җитәкчесе Айдар Шәймәрдәнов белән хәбәргә чыктык.
– Айдар, быел “Манзара” яңа мәйданчыкта уза. Ни өчен премиянең үткәрелү урыны итеп “Корстон”ны сайладыгыз?
– Безнең милли көрәшебезне сәнгать дәрәҗәсенә күтәрәсе килә. Көрәш Сабан туенда тәкә өчен ярышу белән генә чикләнергә тиеш түгел. Ул безнең республиканың визит карточкасы, шуңа күрә үткәрү урыны да бу дәрәҗәгә туры килергә тиеш. Тамашачыларны да, көрәшчеләрне дә бераз тәрбияләргә телибез. Теләсә кайсы вакытта чыгып йөри торган җир түгел ул. Көрәш сөючеләрне бераз сәнгатькә дә якыйнайтырга телибез. Узган ел “Манзара” “Пирамида”да узды. Быел анда ремонт ясалды. Урындыкларны күчереп, келәм җәеп булмый, шуңа күрә башка мәйданчыкны сайладык. Без ел саен иң яхшы үткәрү урыннарын сайларга тырышабыз. Бәлки, бераздан “Казан Экспо” мәйданчыгына да барып җитәрбез.

– Быел “Манзара”да кемнәр катнашачак? Татарстан чемпионатында катнашучылар “Манзара”да көрәшә аламы?
– “Манзара” премиясендә катнашырга тиеш егетләрнең күбесе чемпионатның финал ярышларында бил алыша. Ике ярыш бергә үткәч, Татарстан чемпионаты финалында катнашучылар “Манзара” премиясендә катнашмый дип билгеләдек.  Һәр спорт төрендә дә җәрәхәт алу ихтималы зур. Ике ярышта да катнашырга рөхсәт биргән булсак, Татарстан чемпионатында травма алган көрәшче кабат келәмгә чыга алмаслык та булырга мөмкин.  “Манзара”да көрәшәсе бер пар төшеп калыр иде.  Андый хәлләр  булмасын өчен быел танылып кына килүче көрәшчеләрне күрсәтәсе килә. Көрәшкә игътибар кимегән район командаларын да келәмгә җәлеп итәргә исәп. Самара, Төмән якларыннан да көрәшчеләр катнашачак. Авырлык категорияләрендә дә үзгәрешләр бар. Без дөньяви стандартларга нигезләнеп эшлибез. Ни өчен көрәштә 60, 70, 80 килограммга бүленеш кулланыла дигән сорауга төгәл җавап юк бит. Ә дөнья стандартлары кешенең физик мөмкинлекләрен тикшереп расланган.

– Ике ярышны бергә үткәрү кыен булмасмы?
– Беренчедән, тамашачылар Татарстанның иң яхшы көрәшчеләре арасында бил алышуны күзәтә ала. Икенчедән, бу көчле көрәшчеләр мисалында тәрбияләнүчеләрне барлау мөмкинлеге дә. “Манзара” – ул трамплин. Әгәр башка көрәшчеләр “Манзара” чемпионын җиңә алдым дип сөйләсәләр, “Манзара”да җиңгән батырга бу тагын да яхшырак әзерләнергә этәргеч кенә. 

– Рамил Хисматуллин белән  Руслан Нургалиевны көрәштерәчәксез дип ишеткән идек...
– Әйе, без андый бил алышуны оештырырга уйлаган идек. Икесе белән дә очрашып, финансларны сөйләштек. Әмма Рамил Хисматуллин Россия кубогыннан соң травма алганмы, белмим, Руслан Нургалиев белән көрәштән баш тартты. Ә Руслан Нургалиев Рамил Хисматуллин белән генә көрәшергә ризалашты. Без халыкта кызыксыну уяткан көрәшчеләрне келәмдә очраштырасы идек. Алар әйткән бәягә берсүзсез ризалаштык. Әмма Рамил Хисматуллин көрәшмим диде.

– Быел приз фонды зурмы?
– Бу елны район батырларын җыеп көрәштерү максатын куймыйбыз. Һәр авырлык категориясендә ике генә кеше көрәшәчәк. Ярышка килү-китү мәсьәләсе һәрвакыт чыгымнар белән бәйле. Бу юлы һәркем бүләк отып кайтып китәчәк. Гомуми приз фондыбыз – 1 миллион. 

– Алайса, көрәшчеләрне ничек сайладыгыз соң?
– Беренчедән, без гаризаларны карап чыктык. Аннан: “Тамашачыга нәрсә тәкъдим итә аласыз?”, - дип сорыйбыз. Келәмгә чыгып һәркем көрәшә ала. Әмма келәмнән тыш та тормыш бар бит. Мәсәлән, кемдер турында мәкалә язганнар, кемдер ярышларда беренчелеккә чыккан, кемдер хәйрия акциясе оештырган. Көрәшченең эшчәнлеген анализлап, рейтинг төзедек. Шуннан иң яхшыларны сайлап алдык. Без көрәшчеләрне келәм белән генә чикләнмәскә өндибез. Башкаларга ярдәм кулы сузып, чемпион статусын аклаганнар да бар. Хәтта уку йортлары аша катнашучыларның билгеләрен дә тикшердек. Шундый хәл булды бит әле, бер көрәшченең уку белән проблемалары бар иде. “Билгене төзәтмичә, “Манзара”да катнаша алмыйсың”, – дип әйттек. 

– Димәк, сезне субъективлыкта гаепләп булмый инде?
– Кайберәүләр көрәшеп кенә дөнья бара дип уйлый. Келәмдә батыр булу өчен 4 минут җитә. Ә тормышта батыр булу икенче мәсьәлә. “Манзара”да катнашучы егетләр арасында яшьләр күп. “Эшләмичә генә, бернәрсәгә дә ирешеп булмый”, – дигән фикерне җиткерәсе килә. Без башка форматтада көрәш белән бәйле яңа проект әзерлибез. Анысы турында соңрак сөйләрмен. 

– Концерт программасы нинди?
– Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ гаиләсе, Мөнир Рахмаев, “Казан” бию ансамбле булачак. Элек премиядә күбрәк яшь җырчылар гына чыгыш ясый иде. Хәзер концерт программасы да күпкырлы. Әгерҗе районы да үз концерт программасын тәкъдим итәчәк. 

– Узган ел Әгерҗе районы батырлары аерым көрәште. Быел да шулаймы?
– Быел да Әгерҗе районыннан батырлар катнаша, әмма барысы да яңа формат кысаларында. Аерым Әгерҗе районына 10 авырлык категориясе бирмибез. Иң яхшылары иләктән иләнгәннәре булачак. 3 авырлык категориясендә Әгерҗе көрәшчеләре катнаша. Тагын бер үзенчәлекне дә әйтеп үтәсем килә. Һәр көрәшченең исеменә теркәлгән куар-кодлар бар. Әгәр шушы көрәшчеләргә бер генә билет алучы да юк икән, андыйларны ярыштан чыгарабыз. Аларны карарга тамашачы килми дигән сүз.

– Бу алым билет сатуны да җайлаштыра, шулаймы?
– 12 меңгә якын кеше көрәш белән шөгыльләнә диләр. 450шәр кеше ярышларда катнаша. Һәрберсен карарга бер-ике генә кеше килсә дә, залларыбыз тулы булыр иде. Артист чакырып билет сату көрәшне үсешкә этәрми. Көрәшчеләр үзләренең тамашачысын әзерләргә тиеш. “Корстон”ның сыйдырышлыгы 600лап урын. Элек машина уйнатканда “Манзара”га 1 мең 700 кеше килгән иде. Машина уйнатуны туктаткач, тамашачылар да 600гә генә калды. Кешегә кызык, азарт кирәк. Гап-гади мисал, “Манзара”га билет уйнатабыз. Комментарийларда көрәшне сорап язган кешеләр юк. Барысы да билет ничек уйнатыла икән ди. Гадәти хәл бу, бер дә шаккатмыйм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading