16+

«Ак Барс» тырнакларын кайрый

19 февральдә Казан «Ак Барс»ы үз бозында Түбән Новгородның «Торпедо» командасы белән очрашты. Бу «барс»ларның регуляр чемпионатта үз бозында үткәргән соңгы уены булды.

«Ак Барс» тырнакларын кайрый

19 февральдә Казан «Ак Барс»ы үз бозында Түбән Новгородның «Торпедо» командасы белән очрашты. Бу «барс»ларның регуляр чемпионатта үз бозында үткәргән соңгы уены булды.

Матчта беренче булып уңышка кунаклар иреште. Тәүге периодның 15 минутында «Торпедо» сәгате сукты. Роберт Нильсон белән Руслан Зәйнуллин «Ак Барс»ның составында 4 уенын уздырган Иван Касутин капкасына 19 секунд эчендә бер-бер артлы ике гол кертеп куйды. «Ак Барс» уенчыларының бу хәлгә әллә нервлары түзмәде, әллә артык кызып китеп уйнадылармы, белмим. Хөкемдар мәйдан хуҗаларын ике минут ялга чыгара торды. Икенче период ахырында беркем көтмәгәндә урта линиядән Денис Куляш суккан алканың якынлашуын кунаклар капкачысы Пекка Туоккола көтмәгән икән. Шуннан соң китте кунаклар капкасына һөҗүм, китте һөҗүм... Әмма период ахырына кадәр хәл үзгәрмәде.
Моңа беренче звено үзәк форварды Нико Капаненның күңеле төшмәгән икән. Югыйсә өченче период башлануга 29 секунд үтүгә керткән голы белән «Торпедо»ны урынына утыртмас иде. Шундый матур гына барган «барс»лар уенын тагын швед Роберт Нильсон бозды да куйды. Мәйдан хуҗалары дүртәү генә калгач, кунаклар тыйнак булмадылар. Әлеге дә баягы Роберт Нильсон Иван Касутин капкасына өченче алканы очырды.
Уенның төп вакыты бетәргә минут ярым калып барганда, казанлыларның баш тренеры Владимир Крикунов, капканы бушатып, алтынчы кыр уенчысын чыгарды. Соңгы минутларда хәлиткеч гол кертеп, Татарстандагы җанатарларның гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә мәхәббәт казанган «Ак Барс» быел да үзенең шундый сәләтен исенә төшерде бугай. Казанлы фин Яркко Иммонен уен бетәргә бер минут кала исәпне тигезләде. Өстәмә вакытта Алексей Терещенко керткән алка мәйдан хуҗаларына җиңү китерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading