16+

“Ак Барс”ның рәттән алтынчы җиңүеннән соң туган уйлар

“Ак Барс” – чын йөрәктән яраткан клуб. “Авангард”ка китеп өч атнадан “Ак Барс”ка каршы уенга чыкканда күзләр яшьләнде.

“Ак Барс”ның рәттән алтынчы җиңүеннән соң туган уйлар

“Ак Барс” – чын йөрәктән яраткан клуб. “Авангард”ка китеп өч атнадан “Ак Барс”ка каршы уенга чыкканда күзләр яшьләнде.

Камералар гына күрмәсен, дип теләдем. Бу клубта барысын да яратам: хушлашканда тамакка төер утырды, сүз тапмадым...” (Эмильнең Казаннан киткәч биргән интервьюсыннан)

Үзебезнең Эмиль: күрдек тә, күрмәдек тә

Эмиль алка керттермәде, “Ак Барс” җиңде. Әле бер-ике ел элек кенә бу табигый хәл саналса, хәзер инде Казан командасы капкачысы “Авангард”ка киткәннән бирле сулар башкача ага башлады.

“Икесе дә яхшы”

22 сентябрь кичендә суны “элеккечә” агыздык: “Ак Барс” - “Авангард” каршылыгында Казан хоккейчылары буллит сериясендә җиңү яулады, Эмиль дә алка керттермәде. Запаста калгач керттерми инде, дияр хоккей белән якыннан кызыксынып баручылар.

Шулайрак булды шул. Эмиль Гариповны күрергә дип кенә дә “Татнефть Арена”га килүчеләр күп булгандыр бу көнне. Күрүен күрдек анысы. Тик бозда гына түгел – “Авангард” капкасын Игорь Бобков саклады.

– Без командада беренче номерлы ике капкачы булуы белән бәхетле, һәм алар икесе дә уйнаячак. Ротаөия буенча тәгаен план юк, барысы да үзләреннән тора, – дип ачыклык кертте матч төгәлләнгәч “Авангард”ның баш тренеры Боб Хартли. – Капкачылар арасында сәламәт көндәшлек. Эмиль сезонда яхшы старт бүләк итсә, Бобков соңгы ике матчта яхшы уйнады. Икесе дә яхшы капкачы булуында шик юк.

...Эмиль Гарипов бу сезонда 7 матчта бозга чыгарга өлгерде инде. Күрсәткечләре начар түгел: ышанычлылык коэффициенты – 1,91. Иң мөһиме – ул капкада торганда “Авангард” 5 уенда җиңү яулаган.

“Үзем дә белмәдем”

Эмильнең Казаннан китү сәбәбен күпләр белә. Имгәнүләрдән соң тренерлар штабы ышаныч белдермәде аңа, уенга да чыгарылмады, ахыр чиктә узган сезонде уен тәҗрибәсе эзләп Омск клубына күченде.

– Сез аның тарихын беләсез. Имгәнде һәм топ-клубка кирәксезгә әйләнде. Андый дәрәҗәгә кайту һәрчак кыен. Әмма Эмиль элеккеге дәрәҗәсенә кайту гына түгел, яхшырак булырга да омтыла. Болай булса килешүне озайту хакында сөйләшә башлыйсы булыр, – дип Эмильне мактап алган ди анда “Авангард” клубының директорлар советы рәисе Александр Крылов.

Әле кайчан гына, Россиядә бары тик “Ак Барс” өчен генә уйнаячакмын, дип йөргән Эмиль Гариповның карьерасы менә шундыйрак юнәлеш алды. Узган сезонда ул “Ак Барс”ка каршы ике уенда бозга чыккан, матч алдыннан хәтта күзләр яшьләнде, дип хисләре белән уртаклашкан иде инде. Бу юлы өченчесен көттек.

– Эмиль нишләп уйнамыймы? Тренер карарыдыр. Үзем дә уен алдыннан гына белдем, – дип сөйләде клуб телевидениесенә Эмильнең әтисе Рамил Гарипов.

Сүз удаеннан, клуб телевидениесе алып баручысы Анастасия Тарасова (“Рубин” футболчысы Дмитрий Тарасовның хатыны) аны “Ак Барс” системасында чыгыш ясаучы капкачы Җәмил Гариповның әтисе, дип кенә таныштырды. Күңелгә тиде: Эмильне бик тиз оныттылар бугай!

Әйе, келәмдә шактый зур җиңүләр яулаган Рамил Гарипов гаиләсендә Эмильдән тыш тагын бер капкачы үсеп килә. “Ирбис” данын яклаучы Җәмилне инде күнегүләр вакытында төп составка да чакыра башладылар.

– Аның карьерасы турында сөйләргә иртәрәктер әле, – ди 17 яшьлек Җәмил хакында әтисе. – Шулай да Максатчан, тырыш һәм үҗәтлеге белән абыйсына охшаган булуын әйтергә кирәк.

...Кем ничектер, әмма Эмиль Гарипов Казаннан киткәннән бирле “Ак Барс” – “Авангард” матчы вакытында аерым бер команда түгел, Эмиль өчен җанатам. Ә әти кешенең күңелендә ниләр кайный икән?

– Матур хоккей һәм капкачылар өчен җанатам. “Ак Барс” капкачысы “Тимур Билялов үзебездә тәрбияләнгән егет, “Авангард”та Игорь Бобков белән күптән таныш, ул – Эмильнең яшьтәше, – дип җавап бирде Рамил әфәнде бу хакта сорагач.

Матур хоккей һәм капкачыларның да шәп уенын күрдек бу кичтә. Ике як та канәгать калгандыр.

Алтынчы җиңү

“Ак Барс”ның рәттән 6нчы җиңүе булды бу. 13 сентябрьдә “Витязь” белән уенда һәм бу сезонда тәүге тапкыр хур булганнан соң (0:4) Казан хоккейчыларының әле оттырганы юк.

– Яхшы командага каршы уйнадык. Ике очколы булу канәгатьлек бирә, әмма күплектә иләмсез уен күрсәттек. Моны яхшыртырга кирәк, әмма әлегә килеп чыкмый, – дип бәя бирде уенга “Ак Барс”ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов.

...25 сентябрьдә “Ак Барс” Санкт-Петербургта Көнбатыш конференция лидеры – СКА командасы белән уйный. Казанга хоккей 5 октябрьдә әйләнеп кайта – кунакка “Салават Юлаев” килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading