«Ак барс» хоккей клубының матбугат үзәге җитәкчесе Алмаз Гафиятов белән шәхси карьерасы, «Ак Барс» клубы хикмәтләре, татар комментаторлары һәм телне үстерүдә «Ак Барс»ның әһәмияте турында сөйләштек.
Скопировать ссылку
«Ак барс» хоккей клубының матбугат үзәге җитәкчесе Алмаз Гафиятов белән шәхси карьерасы, «Ак Барс» клубы хикмәтләре, татар комментаторлары һәм телне үстерүдә «Ак Барс»ның әһәмияте турында сөйләштек.
- Бүгенгә кадәр үзегезнең эшчәнлегегезне этапларга бүлеп сөйләп китегез әле. - Казан университетының жzурналистика факультетында укыганда безнең бер көн “матбугат көне” дип атала иде. Бу мөмкинлектән ярты төркем генә файдаланып барды, яртысы исә авылларга тарала иде. Шушы көннәрдә төрле редакцияләрдә тәҗрибә җыйдым. Телевидениедә эшләүне дә этапларга бүлеп карап була. Башта “Хәбәрләр” тапшыруында эшләдем, аннан соң спорт бүлегенә күчтем, ә соңгы этап итеп “Таяну ноктасында” эшләү дәверен атар идем. Шулай ук ТНВда чыгып барган “Батырлар” тапшыруын да алып бардым. Тулы эфирда эшләү белән, тапшыру алып бару аерыла, әлбәттә. Һәр этап саен юнәлешләр үзгәреп торды диярлек. Бүгенге көндә «Ак Барс» хоккей командасының матбугат бүлегендә эшлим. Бәлки вакыт үткәч мин юнәлешемне үзгәртермен, әлегә «Ак Барс»та эшләү миңа ошый.
- Телевидениедә эшләп караган кайбер кешеләр “бу минеке түгел”, диләр дә, китәләр. Мондый кешеләргә нәрсә әйтер идегез? - Минемчә, минеке түгел дип әйтү дөрес түгел. Чөнки бу үзенә күрә бер “мәктәп”, тәҗрибә. Газетада эшләгәндә дә, минеке түгел бу дип әйтә алмый идем. Барырга һәм эшләргә кирәк. Безне студент вакытыннан ук өйрәтеп килделәр: “яза белсәң – радиода да, телевидениедә да эшли аласың” дип. Кемдер әйтә “минем кыяфәт юк, матур сөйли белмим” дип, әлеге сәбәпләр сезгә каршы булырга тиеш түгел. Бүгенге телевидениедә андый кысалар юк, чикләр бетерелде дип әйтергә була. Синең фикерләү сәләтең, яза белүең һәм кызыксынуың бар икән, димәк, син эшли алачаксың. Яңалыкларда эшләү бу зур тәҗрибә, мине моны үземнән чыгып әйтәм. Бу тапшыруда эшләмәгән булсам, башка тапшыру, башка форматларда эшли алмас идем. Чөнки теләсә нинди туры эфир алып барганда, син төрле өлкәләрдә хәбәрдар булырга тиешсең. Әгәр шушы яңалыклар мәктәбен үтәсең икән, төрле редакция, төрле форматларда эшли алачаксың.
- «Ак Барс»та сез нәрсә өчен җавап бирәсез? - Әлеге вазифамда мин матбугат өчен җаваплы кеше. Әмма мин моны киңрәк төшенчә итеп карар идем. Башта бу эшне хоккейчылар белән журналистлар арасында арадашчы дип кенә уйлый идем. Алай түгел икән, монда башка өлкәләрдә дә белгечлек кирәк, мәсәлән, хоккейчылар белән шәһәр буйлап төрле медиачараларда катнашу. Монда исә СММ күнекмәләре дә кирәк. Матбугат хезмәтенең максаты - команданы төрле яклап үстерү. Хоккейда шундый гадәт бар: җиңелеп бара торган командага җанатарлар йөрми башлыйлар, ә без исә җанатарларны «Ак Барс» җиңелеп барганда да җәлеп итергә тырышабыз, халык йөрергә, карарга тиеш. Статистика буенча без үзебезнең максатка ирешеп барабыз, чөнки бу сезондагы күрсәткечләргә карасак, җанатарлар саны артты. Бу шулай ук төрле аудиториянең килүе белән бәйле. Хәзер безнең уеннарга хоккей белән кызыксынучылар гына килми. Җинү-җиңелүгә карамастан, аренабыз һәр уен саен диярлек тула. Чөнки монда гаилә белән дә килеп була, хатын-кызлар да күбрәк килә башлады. Җан атып кына утыру дигән төшенчә юк бездә, барыбыз уртак бер эш эшлибез. Кайвакытта без хоккейчылар һәм тренерлар арасында арадашчы булып та торабыз. Тренерлар кайбер фикерләрен безнең аша җиткерергә мөмкиннәр. Бу, әлбәттә, уен буенча түгел, уен сорауларына без гомумән кагылмыйбыз. Гадәттә, тренерлар безгә уенчыларга теге яисә бу вакыйгаларда ничегрәк үз-үзеңне тотарга икәнен җиткерергә кушалар, психологик яктан ярдәм итәргә тырышалар. Мәсәлән, кайбер уенчы кайдадыр дөрес булмаган яисә кире фикер әйткән икән, шулай ук ул уенчы белән без сөйләшәбез, киңәшләр бирәбез. Чөнки безгә һәрвакыт кабатлап киләләр: “Ак Барс” - ул бренд, “Ак Барс” – ул “Татнефть”, “Ак Барс” – ул республиканың йөзек кашы. Без әлеге брендны саклап калырга һәм үстерергә тиешбез. Уенчыларның кайберләре бу әйберне аңлап та бетермиләр, чөнки алар бүген бер командада, иртәгә икенче командада уйнарга мөмкиннәр.
- «Ак Барс Шоу» идеясе ничек туды? - Мондый төр шоулар НХЛда чыга башлады. КХЛда әлеге идея «Ак Барс»та туды. Милли хоккей лигасында хоккей (НХЛ) – ул бизнес. Барлык сораулар диярлек акча эшләүгә барып тоташа: маркетинг, җанатарлар белән эш алып бару, уен көннәрендәге чаралар... Без дә шуңа омтылабыз. Баштарак шоуның идеясе – хоккей карамый торган кешеләрне дә хоккейга җәлеп итү иде. Чөнки әлеге шоуда хоккей турында гына сүз алып бармыйлар. Алдан әйткәнемчә, хоккейга хәзер төрле кешеләр килә, монда әлеге шоуның да үз өлеше бар. Казанга берәр танылган артист яисә юморист килә икән, аны бу «Ак Барс Шоу»га чакырсаң, ул бик теләп килә. Ә ТНВга исә аларны чакырып китү авыррак.
- «Ак Барс» командасы уенчылары турында чыга торган имеш-мимешләр башта сезнең аша үтәме? - Безнең аша бары тик рәсми мәгълүмат кына үтә. Мәсәлән, соңгы көннәрдә Әмир Мифтахов турында күп кенә яңалыклар йөри. Мин аның командада каламы яисә юкмы икәнен беләм. Әмма ләкин мин бу турыда әйтә алмыйм. Без бу яңалыкны килешүгә кул куелгач кына чыгара алабыз. Спорт дөньясындагы күп кенә яңалык таратучылар (инсайдерлар) әлеге мәгълүматларны төрле чыганаклардан алалар, рәсми булмаган сөйләшү барышында, ниндидер спортчының гаиләсеннән, дусларыннан алган җаваплар нигезендә. Алар бу мәгълүматны дөрес булса да, булмаса да чыгаралар, моның өчен аларга зыян булмый. Ә без бары тик 100% дөрес мәгълүматны гына бирәбез.
- Матбугат конференцияләре вакытында журналистларга көндәш команда махсус бурычлар йөкләгән очраклар бармы? - Мондый хәлләр гадәти, бигрәк тә плей-офф вакытында. «Ак Барс» үз бозында уйнаганда, җирле журналистлар уенчыларга һәм тренерларга әлбәттә нейтраль сораулар бирәләр. Ә инде көндәшләр бозында уйнаганда ачуны чыгара торган сораулар бирергә мөмкиннәр. Уен буенча сораулар биреп, килеп чыкмаган якларга басым ясап, тренерларга уңайсыз сорау биргәннәре бар. Мәсәлән, «Авангард»та шундый журналист бар иде. Әмма бу регламент ягыннан чикләнми, киресенчә, уен алдыннан көндәшеңнең ачуын чыгарып алу кайсыдыр очракта уңай нәтиҗәгә дә китерә ала.
Комментарийлар
1
1
0
Рәхмәт, файдалы мәгълүмат өчен))
0
0