16+

Балтач, Чаллы, Әлмәт... Кемнәр җиңәр?

Актанышка ТРның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев кубогына яшүсмерләр арасында үткәрелә торган төбәкара милли көрәш бәйгесен тамаша кылырга без дә килдек.

Балтач, Чаллы, Әлмәт... Кемнәр җиңәр?

Актанышка ТРның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев кубогына яшүсмерләр арасында үткәрелә торган төбәкара милли көрәш бәйгесен тамаша кылырга без дә килдек.

"Батыр" спорт комплексында көрәш мәйданы гөрләп тора. 44 команда, 390 га якын көрәшче җыелган. "Бәйге тарихында беренче тапкыр 60 кг авырлыкта 59 (!) бала җыелды", - ди оештыручылар. Казаннан да җиде команда оешып килде. 
Үзләре килә алмаган көрәш сөючеләр: "Кайсы районнар беренче өчлеккә бара?" - дип кызыксынып тора. Беренче әйләнештә Балтачлар бер югалтусыз, 100% отып чыкты. Афәрин аларга! Башка андыйлар, беренче әйләнештә бер көрәшчесе дә төшеп калмаган районнар булмады. Балтач, Чаллы, Әлмәт, Актаныш, Арча районнары, Башкортстан командалары бик көчле бара. Келәмдә яңа, яшь хөкемдарлар эшли. Баш хөкемдар вазыйфасын Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин башкара. "Хөкемдарлык буенча яңа, яшь хөкемдарларны кую - яхшы үзгәреш", - дип уртаклашты тренерлар да. 
Башкортстаннарга да афәрин! Көчле баралар. "Турнирларда катнаштыруларына рәхмәт әйтәбез. Татарстанга ашкынып киләбез", - диләр. Без яраткан чемпион Артур Зөлкәрнәев та тренер вазыйфасында килгән. "БРның 6-7 районыннан (Борай, Туймазы, Авыргазы, Мәләвез һ.б. - Л.Й.) 20 ләп көрәшче алып килдек. Балалар бик шатланды. Бу бит - тәҗрибә уртаклашу.  Рәхмәт Татарстанга! Монда мөмкинлекләр күп", - дип уртаклашты Артур. Алар бездәге ярышларны зарыгып көтеп ала.
Шул ук вакытта үзебезнең ТРдан уннан артык район килмәгән... Оешып килә алсалар, матуррак, тагын да күңеллерәк булыр иде. Географик яктан арада Актанышка бик үк ерак булмаган районнар да бар... Мисал өчен, чүпрәлеләр 660 км үтеп килгәннәр. Балалар арыса да сер бирми, киресенчә, шат. Беренче әйләнештә лидерлар рәтендәге командаларныкын отып, кайбер көрәшчеләре 2 нче, 3 нче әйләнешкә үтә алды. Безнең район өчен начар күрсәткеч түгел бу. Башка кайбер танышларым да, Чүпрәлеләрдә үзгәреш сизелде, дип билгеләп узды. Чүпрәледә көрәш буенча тренер Фәрит абый Әхмәтов та, ирешкән хәтлебездән без канәгать, диде. Үз районым булганга гына түгел, бердән, ерак араны якын итеп килүләренә, икенчедән, башкаларның аларда алга үзгәреш күрүенә сөенеп кенә уртаклашуым. Лидерларны гына мактап тормыйк әле, дим инде)). Килделәр, катнаштылар! 
"Балтач беренче була", - дип фаразлый күпләр. Күзәтәбез. Монда кызу! Монда кызык! 
Актанышларга, турнирны шулай дәрәҗәле оештырулары, барыбызны бер мәйданга җыйганнары өчен, рәхмәт! Быел 25 еллыгын билгеләгән әлеге турнир гомерле булсын!

Лилия Йосыпова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading