16+

Балтачта яшь көрәшчеләр арасында зур ярыш узды: «Каннары кайнаган яшьләр үзләрен күрсәтә»

Каннары кайнаган яшьләр үзләрен күрсәтә белә.

Балтачта яшь көрәшчеләр арасында зур ярыш узды: «Каннары кайнаган яшьләр үзләрен күрсәтә»

Каннары кайнаган яшьләр үзләрен күрсәтә белә.

Яшь көрәшчеләрне тәрбияләү максатыннан Балтач районында көрәш батырлары истәлегенә ай саен көрәш ярышлары уза. 

Сезгә дә шуны телим

Балтач районында теш табибы булып эшләп, иртә арабыздан киткән көрәшче Рафил Шәфигулла улы Галимуллин истәлегенә улы Нияз Рафил улы балалар арасында көрәш ярышлары уздыра. 13 тапкыр узучы әлеге ярышта быел 2011 елгы һәм аннан яшьрәк балалар катнашты. Ярышка Балтачтан гына түгел, якын-тирә районнардан да килгәннәр иде. 

Көрәш. фото соцсети

«Әтинең алтын куллы теш табибы икәнен өлкән буын онытмый. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан көрәш ярышларын оештыра башлавым юкка түгел. Яшь көрәшчеләргә яңа үрләр яулау өчен мөмкинлекләр булдырасыбыз килә. Безнең әти югару уку йортында укыганда көрәш ярышларында катнашып призлы урыннар яулаган кеше.

Көрәш серләренә нәкъ тә ул Бөрбаш мәктәбендә өйрәнә. Киләчәктә дә мондый ярышларны уздырып, сезгә үзегезне күрсәтә алырлык чаралар күбрәк булуын телим», — диде Нияз Галимуллин. 

Көрәш. фото соцсети

Бер команда — бер авылдан 

Ярышлар Рафил Шәфигулла улының туган авылы — Бөрбашта үтә. Әлеге авыл баһадир көрәшчеләре белән данлы. Заманында, 1970 елларда республиканың көрәш командасы Бөрбаш авылы егетләреннән торган вакытлар булган. Бөрбаш урта мәктәбе 8 егет спорт остасы, 1 дөнья чемпионы әзерләгән җирлек. 

Көрәшләрне карарга килгән «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиев яшь көрәшчеләрнең азарт белән көрәшүләрен игътибар белән карап, аларга көч биреп торды. Бу хакта ул көрәшчеләрнең үзләренә дә җиткерде. «Балтач районы көрәшчеләре белән дә, хезмәтләре белән элек-электән данлы булды. Егетләр, сез дә шундый тырыш булыгыз, укыгыз, белем алыгыз, спортны яратыгыз, уңышларыгыз күп булсын», — диде Илшат Шәехович. 

Көрәш. фото соцсети

Ныклы нигез сакчылары

Ярышларга килгән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, җанатарларга матур көрәш бәйгесен тамаша кылырга мөмкинлек биргән яшь көрәшчеләргә үзенең рәхмәтен җиткерде. «Бәйгенең ныклы нигезе, дәвамы бар. Киләсе елларда да көрәш келәмнәре кызып, заллар тулып торуына ышанам. Борынгыдан килгән татар көрәшен онытмыйк, сезнең кебек дәртләре ташып торган егетләр булганда мондый бәйгеләр дәвамлы булыр», — диде Рамил Нотфуллин. 

Фотолар Балтач хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллинның

социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading