16+

Башкалада спорт мәйданчыклары төзеләчәк

Казан воркаутерлары, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлап, 9 майда 13.00 сәгатьтә Җиңү паркында спорт акциясе үткәрә. Куллар белән таянып, җирдән 24 мең 838 мәртәбә, ягъни сугыштан соңгы тыныч көннәр санынча этәрелергә кирәк. Бу санны тутыруда спортчылар янәшәсендә казанлылар һәм кунаклар да катнаша ала.

Башкалада спорт мәйданчыклары төзеләчәк

Казан воркаутерлары, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлап, 9 майда 13.00 сәгатьтә Җиңү паркында спорт акциясе үткәрә. Куллар белән таянып, җирдән 24 мең 838 мәртәбә, ягъни сугыштан соңгы тыныч көннәр санынча этәрелергә кирәк. Бу санны тутыруда спортчылар янәшәсендә казанлылар һәм кунаклар да катнаша ала.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Сергей Миронов сөйләгәнчә, воркаут хәрәкәтенә Украинада нигез салынган. Аның асылы урамнардагы турникларда һәм борысларда спорт күнегүләре ясаудан гыйбарәт.
- Узган ел мэр Илсур Метшин теләктәшлегендә 8 урында спорт мәйданчыгы җиһазландырылганнан соң, воркаут хәрәкәте Казанда да җанланып китте. Универсиада шигаре белән 2012 елның 5-6 июль көннәрендә спортның ишегалды төрләре буенча I Бөтенроссия ярышлары оештырылды, - дип белдерде Сергей Миронов.
Былтыр 100 ишегалдына турниклар һәм борыслар куелды, Декабристлар урамындагы ишегалды комплекслы җиһазландырылды, Сыртланова скверындагы спорт мәйданчыгына Россия шәһәрләреннән «MIK Street Workout» ярышына килгән спортчылар да көнләшеп кайтып китте. «Казанда хәзер 4 мең яшь кеше - воркаут активисты. Без Чиләбе, Екатеринбург һәм Магнитогорск шәһәрләрен артта калдырдык. Баштарак алар воркаут хәрәкәте әйдаманнары иде», - дигән мәгълүмат бирде Сергей Миронов.
Казан воркаутерлары яңа күнекмәләр дә уйлап чыгаралар. Мәсәлән, Ветеринария академиясе студенты Илгизәр Акбашев джимбар төрендә үзенчәлекле күнекмә күрсәткән. Инде Илгизәр 15-19 май көннәрендә Ульяновск шәһәрендә узачак Бөтенроссия студент язы бәйгесендә Казан исеменнән чыгыш ясаячак. Быелгы воркаут сезонын ачу уңаеннан оештырылган бәйгеләрдә башкаланың воркаут хәрәкәте әйдаманы Борис Алякринский һәм шәһәр егетләреннән Артур Сабиров белән Эдуард Һадиев иң яхшы күрсәткечкә ирештеләр.
Мэр Илсур Метшин: «Кытайда иртән һәм кичен скверларда меңнәрчә кеше спорт күнегүләре ясый. Казанда да массакүләм спортка ирешергә кирәк. 27 июнь - Яшьләр көненә кадәр Казандагы дүрт районда Сыртланова скверындагы шикелле спорт мәйданчыгы ясалачак. Ишегалларына спорт җиһазлары урнаштыру чаралары да дәвам итәчәк», - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading