Алар сүзгә саран. Үзләренә кызганып караганны яратмый. Хәер, инвалид коляскасында булсалар да, гадәттә, кешеләр аларга кызганып түгел, сокланып карый. Тормышка теше-тырнагы белән шулкадәр ябышып яшәүчеләр сәламәт кешеләр арасында да сирәк очрый бит. Сүзем инвалид коляскасындагы баскетболчылар турында бара.
18-21 февраль көннәрендә республикада 120гә якын спортчы Россия чемпионы исеме өчен көрәшә. Татарстанда мондый төр ярыш әле беренче тапкыр уза. Чемпионат мөмкинлекләре чикле спортчылар өчен уңайлы булган Васильево бистәсендәге (Яшел Үзән районы) «УНИКС» кунакханә-спорт комплексы бинасында бара. Бу - Россиядә иң яхшы базаларның берсе. Якын киләчәктә ул баскетбол буенча паралимпия уеннарына әзерлек урыны булып торачак.
- Хәзерге вакытта бу хакта сөйләшүләр алып барабыз. Биредә бөтен нәрсә дә бер түбә астында: спорт залы да, кунакханәсе дә, ял бүлмәләре дә бар. Ярышлардан соң кешеләр, юынып, номерларына менә ала. мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бу аеруча кирәкле шартлар, - диде Татарстанның инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев.
Ярышларда Татарстаннан «Барс канатлары» һәм «Чаллы» командалары көч сынашты. Шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Ульяновск, Ижау шәһәрләреннән килгән спортчылар да бар. «Барс канатлары» Казан командасы беренче көнне үк «Локомотив» (Ижау) белән уенда җиңү яулады. «Барслар» сүзләренчә, бу - иң җиңел уеннарның берсе.
- «Локомотив» әле яңа команда, шуңа да аларны көндәшләр дип әйтә алмыйбыз. Алдан да кече турнирда очрашкан бар, аларның алымнары белән яхшы таныш без, - диде баскетболчы Динар Камалиев.
спортчылар өчен бу чемпионат - мөһим турнирларның берсе, чөнки ярышлар барышын Россия җыелма командасы тренеры күзәтә. Димәк, турыдан-туры ил җыелмасына эләгергә мөмкин. Шулай ук турнир - спорт мастеры исемен алу өчен дә зур мөмкинлек.
Санкт-Петербургның «БасКИ» командасыннан тыш, Мәскәүнең «Фалькон»ы да - безнекеләрнең төп көндәшләре. Соңгысы - тәҗрибәле командаларның берсе.
- Баскетболга кереп китүе авыр түгел, ләкин бер «капсаң», тиз генә котыла алмыйсың, - дип елмая «Фалькон» спортчысы Александр Карасюк. - Без - 90нчы еллардан формалашкан команда, ләкин әле беребезне дә профессионал дип әйтә алмыйбыз. Яхшы уенчылар гына без. Ә профессионал булу өчен бер генә гомер җитми. Көн саен боҗрага туп ату, тактика, физик халәтне ныгыту буенча күнекмәләр ясыйбыз. Бер кеше дә безне монда мәҗбүриләп алып килмәде. Ярышларда катнашкан өчен дә берәү дә акча түләми. Дөрес, автобус һәм спортзалны бушка бирәләр. Үз-үзебезне тәэмин итү өчен башка чаралар эзлибез. Ләкин баскетболсыз инде яши алмыйбыз, бу - безнең мәхәббәт, - диде ул.
Башкалардан аермалы буларак, республикабыз коляскадагы баскетболчыларга акчалата ярдәм итә. Безнекеләр өчен бу хобби гына түгел, ә кәсепнең бер төре дә әле. Финалда «Барс канатлары» төп көндәшләре «БасКИ» белән очрашачак. Өч ел рәттән икенче урында барган «барслар» быел беренчелеккә чыкмакчы. Бу турнирдан соң алар Бөекбританиянең Шеффилд шәһәрендә узачак Еврокубок ярышларына җыена.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар