16+

Бер көрәш бәйгесендә өч велосипед уйнатылган!

Бүген Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы мәктәбендә көрәш буенча балалар арасында көрәш бәйгесе узды.

Бер көрәш бәйгесендә өч велосипед уйнатылган!

Бүген Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы мәктәбендә көрәш буенча балалар арасында көрәш бәйгесе узды.

2009 елгы һәм аннан да кечерәк балалар арасындагы ошбу көрәш турнирын Балык Бистәсе районы мөхтәсибәте һәм Тәберде Чаллысы авылының "Әхмәтхан хаҗи" мәчете мәхәлләсе оештырды. Турнирны оештыруга зур өлеш керткән Раил хәзрәт Фәйзрахманов безгә хәбәр иткәнчә, бәйгедә 25, 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60 кг.га кадәр һәм 60 кг.нан авыррак егетләр бил алышкан. Район күләмендә генә узар дип фаразланган ярышларда Балык Бистәсе, Лаеш, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Арча районыннан 105 бала бил алышкан. Беренче урынны яулаган көрәшчеләргә - термопот, икенче урында калучыларга - мультиварка һәм өченче урынны яулаган икешәр көрәшчегә электр чәйнеге бүләк ителгән. Иң хикмәтлесе, шушы бәйгедә өч велосипед та уйнатылган: беренчесе 25, 30, 35 килолылар арасында, икенчесе 40, 45, 50 килолылар арасында һәм 55, 60 кг.га кадәр һәм 60 килограммнан авыррак егетләр арасында. Беренчесе Лаештан Ризат Сабировка, икенчесе Теләчедән Азат Мусинга, өченчесе Мамадыштан Әмир Гайфетдиновка эләккән. Шулай ук төрле номинацияләрдә җиңү яулаган егетләр дә кыйммәтле бүләкләргә ия булган. Шунысына да игътибар итәргә була: җиңүчеләр арасына әле күптән түгел генә балалар, яшьләр арасындагы бәйгеләрдә катнашкан егетләр дә шактый. Бу исә бәйгенең дәрәҗәсе турында искәртә.

Аерым үлчәүләрдәге җиңүчеләргә килсәк, хәлләр болайрак:

25 кг.:
1. Ризат Сабиров (Лаеш)
2. Динар Әхмәтов (Мамадыш)
3. Адель Новиков һәм Әмир Шәйхисламов (икесе дә Балык Бистәсе)

30 кг.:
1. Самир Ахунов (Арча)
2. Альмир Галимҗанов (Теләче)
3. Муса Җәләлиев (Теләче) һәм Альберт Васылов (Мамадыш)

35 кг.:
1. Аяз Фәйзрахманов (Арча)
2. Раяз Миннуллин (Арча)
3. Марсель Хәмидуллин (Балык Бистәсе) һәм Динар Мухтаров (Лаеш)

40 кг.:
1. Мәүләт Ибәтуллин (Кукмара)
2. Ислам Бариев (Балык Бистәсе)
3. Раяз Ситдиков (Арча) һәм Камил Кәримов (Балык Бистәсе)

45 кг.:
1. Азат Мусин (Теләче)
2. Алмаз Васильев (Мамадыш)
3. Салават Вафин һәм Ильяс Нәбиуллин (икесе дә Балык Бистәсе)

50 кг.:
1. Богдан Антонов (Мамадыш)
2. Адель Юсупов (Балык Бистәсе)
3. Айрат Байсакалов (Лаеш) һәм Ильяс Плиханов (Теләче)

55 кг.:
1. Илдан Гыйниятуллин (Теләче)
2. Ранель Рубезов (Лаеш)
3. Виталий Ельченков (Мамадыш) һәм Надир Сәгъдиев (Балык Бистәсе)

60 кг.:
1. Әмир Гайфетдинов (Мамадыш)
2. Кәрим Тимербаев (Теләче)
3. Әмир Антонов (Теләче) һәм Вадим Федотов (Балык Бистәсе)

60 кг.нан авыррак:
1. Ранил Ханов (Мамадыш)
2. Азамат Яруллин (Мамадыш)
3. Хәлил Шәйхетдинов (Мамадыш)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Әлхәмдүлилләһ. Дәвамлы гамәлләр булсын!

    Мөһим

    loading