16+

Бөкеләрдән котылырбыз

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында башкала мэры Илсур Метшин: «Универсиада Казанда урам-юл челтәрен камилләштерүдә дистә елларга җитәрлек эш күләмнәрен кыска гына вакыт эчендә башкарып чыгу мөмкинлеге бирде», - диде.

Универсиададан соң, юллар төзелеше 2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында алып барылачак. Көньяк тимер юллар өлеше буйлап магистраль төзеләчәк. Ул Гвардия һәм Себер тракты урамнарында автомобильләр санын киметәчәк. Копылов урамына янәшәдә М-7 трассасына чыгучы юл салыначак. Казансу елгасының уң як яры буйлап автомобиль юлы сузылачак. Әмирхан - Чуйков, Җиңү проспекты - Губкин, Җиңү проспекты - Ломжа урамнары киселешләрендә юл-транспорт чишелешләре төзү планлаштырылган. Эшләр болай барса, бөкеләрдән котылырга өмет бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading