Бүгенге әңгәмәбез Татарстанның атказанган спорт мастеры, көрәшче, Россия беренчелекләре җиңүчесе, күп тапкырлар Татарстан чемпионы булган Рөстәм Мухамовның улы Булат Мухамов белән булачак. Булат “Барс” хоккей командасында чыгыш ясый.
Булатның максатлары, “Ак Барс” турындагы фикерләре, киләчәккә планнары турында әлеге язмада. - Үзеңнең балачагың, спорт төрен сайлау турында сөйләп кит әле. Синең әтиең көрәш буенча төрле ярышларның баш батыры, чемпион. Аның эзе буенча бару кирәк дигән фикер бар идеме? - Юк, әти миңа әллә ни юнәлеш бирмәде, үземә якын спорт төрен сайларга киңәш итте. Көрәш турында сүз булмады, әти кебек көрәшче булам дигән фикер юк иде. Безнең йорт янында “Татнефть Арена” төзелеп килә иде. Шул вакытта әти-әнием мине хоккейга биреп карарга булды.
- Әтиең сиңа капкачы булып шөгыльләнә башлаганда нинди дә булса киңәшләр бирдеме? - Минемчә, хоккей белән шөгыльләнә башлаганда, ул мине бу спорт төрендә калыр уйламаган да булгандыр. Шуңа күрә бу турыда әллә ни планнар да төземәгәндер. Ә болай, әйе, ул минем тренировкаларга килеп, карап, соңыннан үз кисәтүләрен, киңәшләрен әйтә иде.
- “Ак Барс” академиясенә ничек эләктең? Моңа кадәр син кайда да булса хоккей белән шөгыльләндеңме? - Мине иң баштан ук “Ак Барс” академиясенә бирделәр. 4 яшьтән бирле мин хоккей белән шөгыльләнәм, һәм беренче адымнарымны нәкъ менә “Ак Барс”та ясадым. Анда 2004 ел буенча сайлап алу этаплары бара иде. Моңа кадәр беркайда да хоккей белән шөгыльләнмәдем. Бервакыт мин параллель рәвештә ирекле көрәш белән шөгыльләндем. Бу хәл миңа 7 яшь тулганда булды. Ике спорт төрен бергә алып бару уңайсыз булганга, вакыт җитмәгәнгә, ирекле көрәшкә мин 3 ай гына йөрдем дә, туктадым.
- Тәрбияләнүчеләр санына күз салсак, “Ак Барс”та тәрбияләнгән капкачылар КХЛда һәм башка чемпионатларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Клуб системасында һәм океанның теге ягында командабызның бик талантлы тәрбияләнүчеләре бар. Шундый көндәшлек арасында төп капкачы исемен ничек яулап алырга? - Көндәшлек – ул, әлбәттә, этәргеч, алга барырга төп сәбәп. Тонустан чыгара торган әйберләргә игътибар итмәскә тырышам. Уеннар һәм тренировкалар вакытында үзем өчен һәрвакыт нәрсәнедер ассызыклап куям. Конкуренция миңа үземне кичәгегә караганда көчлерәк булырга этәрә.
- Конкуренция һәр эштә була торган күренеш. Бу сезонда ВХЛда син бер уен гына уйнадың, ә Максим Арефьев белән Антон Чибизов синең көндәшләрең булып тора. Аларның уенын карап анализлыйсыңмы? - Әлбәттә, мин кем һәм ничек уйнавын карыйм, аларны анализлыйм. Һәр капкачы – ул индивидуаль спортчы. Һәркемнең үз техникасы, үз күзаллавы. Башка капкачыларның ниндидер сыйфатлары миңа туры килә, ниндиләредер юк. Шуңа күрә мин боларның барысын да анализлыйм, аннары күнегүләрдә һәм уеннарда аларны үз техник арсеналыма өстим. Тәҗрибәләр ясаудан курыкмыйм.
- Үзеңне нинди капкачы итеп тасвирлар идең? - Катлаулы сорау. Мин ешрак “стойкада” уйныйм дип уйлыйм, уенның күп өлешен "краска"да торам. Капкадан бик сирәк чыгам.
- “Ак Барс”та кем алкага иң көчле суга? - Командада һәрбер уенчы үзенә күрә кәшәкә белән алкага нык суга. Миңа калса, бу компонентта иң көчлеләре Никита Дыняк белән Альберт Яруллин. Аларның сугуларыннан алка бик тиз оча.
- Үз карьераңда булган кызыклы очрак турында сөйлә әле. - Минем башыма “Нефтехимик” белән булган уен искә төшә. Өченче капкачы ролендә идем мин ул көнне. Уен вакытында Тимур Биляловны ни сәбәпледер алыштырдылар. Ә без Дмитрий Юдин белән аренадагы бер бүлмәдә хоккей карый идек. Тимурны алыштырганнан соң, Юдин миңа әзерләнергә кушты, ә мин ышанмыйча гына көлеп куйдым. Аннары бүлмәгә команданың хезмәткәре йөгереп керде һәм киенергә кушты. Шуннан соң Дима Юдин миңа карады да көлә башлады. Тагын бер кызыклы хәл 2023/2024 сезонда ЦСКА белән сезон ачылышы уенында булды. Ул минем “Ак Барс” составында кунакта үткәргән беренче уеным иде. Мин уйнамый торган уенчылар рәтендә, ә андыйлар аренага соңрак кузгала. Без Максим Быков һәм Кирилл Петров белән бергә барырга тиеш идек. Ләкин алар минем турында онытып, икесе генә киткән. Ул вакытта мин уенга соңга калырмын дип уйлаган идем инде. Бәхеткә, мин команда психологы белән бара алдым, аннан башка мине хәтта аренага да кертмәс иделәр.
- Хәзерге вакытта син төп команда уенчыларының кайсысы белән аралашасың? - Әлегә мин төп командада түгел һәм шуңа күрә "Ак Барс" уенчылары белән күрешеп булмый. Радель Җәмалтдинов белән күрешеп, сөйләшеп торабыз. Ә болай, төп составның уенчыларына килгәндә, алар берсе дә исәнләшмичә үтеп китми. Ул яктан барысы да яхшы. Кирилл Семенов белән сезон алдыннан җыелып хоккей уйнадык. Ул мине бергә әзерләнергә чакырды.
- Әгәр синең статистикаңа карасаң, әлеге моментка иң уңышлылары дип без 2022\2023 һәм 2023\2024 сезоннарын әйтә алабыз. Ул вакытта син МХЛда "Красноярские Рыси" һәм "Ирбис" командалары өчен уйнадың... -"Краснояркие рыси" командасына күчү минем өчен ниндидер яңалык иде. Чөнки моңа кадәр Казанда гына уйнадым. Ә минем яңа командам Красноярскида урнашкан булгач, күчәргә туры килде. Җайлашу бик үк җиңел булмады, вакыт аермасы, һава шартлары, болар барысы да беренче дәвердә авырлыклар китерде. Командада шулай ук Казаннан да егетләр бар иде, алар белән бергәләп җайлаштык инде. Балалар лигасы (ЮХЛ) белән яшьләр лигасы (МХЛ) арасында аерма бик юк.
- Балачакта кайсы танылган капкачыларны үзеңә үрнәк итеп куя идең? Хәзер кемнең уенын өйрәнәсең? Бу капкачыларның уеныннан үзең өчен нәрсә алырга тырышасың? - Балачакта мин Кэри Прайс, Сергей Бобровский кебек капкачыларны күзәттем. Хәзер мин Дастин Вульф һәм Юусе Саросның уеннарын карыйм. Шулай ук мин узган елгы "Ак Барс" капкачылары Тимур Билялов һәм Әмир Мифтахов тандемын билгеләп үтәр идем. Үткән сезонда мин “Ак Барс”ның өченче капкачысы вазифаларын үтәдем. Һәм менә шунда мин аларның уен стиленә игътибар итә башладым. Әмир белән Тимур икесе ике төрле капкачы типажына керә дип уйлыйм. Икесенең дә төрле техника, бозда шуганда да төрле алымнар кулланалар. Тимурның алымнары күбрәк совет капкачылары мәктәбенә караса, Әмирнеке исә яңа мәктәпкә карый. Шуңа күрә аларның һәркайсының бозда үз өстенлекләре бар. Бәлки гади тамашачы өчен бу әллә ни сизелмидер, әмма уеннарны анализлаучыларга шунда ук күзләренә ташлана.
- Бу сезонга синең үз алдыңа нинди шәхси максатлар куясың? - Әлегә сезонга булган үз максатларымны әйтәсем килми. Хәзерге вакытта мин составтагы урын өчен көрәшергә әзер һәм көннән-көн алга барырга гына уйлыйм.
- Хоккейдан тыш нәрсә белән мавыгасың? - Вакытымны гаиләм һәм дусларым белән үткәрергә тырышам. Шулай ук Playstation да уйнарга яратам. Буш вакытымда киләсе уеннарга әзерләнәм. Мунчага яки бассейнга да бик теләп барам. Балачакта исә андый мөмкинлекләр булмады, чөнки буш вакыт юк иде диярлек. Мәктәп, тренировкалар, кичен өй эшләрен эшләү һәм дәресләргә әзерләнү күп вакыт таләп итә бит. Әлбәттә, дәресләрдән соң егетләр белән калып футбол уйный идек. Бөтен балачак шушы сценарий буенча узды.
- Син Казан малае һәм җирле команда өчен чыгыш ясыйсың. Казан җанатарлары каршында чыгыш ясау никадәр җаваплылык өсти? - Теләсә кайсы команда өчен уйнау - ул җаваплылык. Ә Казанда уйнаганда икеләтә җаваплылык сизелә. Монда ярышларга әти-әниләр дә, якыннар да, дуслар да йөри. Әлбәттә, Казандагы тамашачы үз командасы өчен ныклап җан ата. Бу өстәмә җаваплылык, әмма шул ук вакытта барлык көчеңне биреп уйнарга этәрә.
- "Барс" уеннарына җанатарлар күп йөриме? - Узган сезоннарда җанатарлар азрак иде. Бу сезонда аларның саны күбрәк. Бу хәл "Ирбис" уеннарына да кагыла.
- Әтиең синең уеннарыңа йөриме? - Элек бөтенесенә килергә тырыша иде. Хәзер ул йөрүдән туктады, "гел бер үк күренеш” дип көлә. Ә болай, әти “Ак Барс”ның уеннарын карап бара. Бигрәк тә плей-офф вакытында. Без аның белән хоккей дөньясында булган төрле яңалыклар турында фикер алышабыз.
- Командада син үзеңнең иң яхшы дустың дип кемне атый аласың? - Командада без барыбыз да үзара яхшы мөнәсәбәттә һәм һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер. Командадагы иң яхшы дустым дип Гадел Сафинны атар идем.
- Төп капкачы булып күбрәк уйнар өчен башка командага китү теләгең юкмы? - Әлеге вариантны кире какмыйм. Яңа тәкъдимнәргә әзер мин.
- Татарстаннан башка командалары уеннарын күзәтәсеңме? - Башка командалардан мин Әлмәтнең "Нефтяник" командасы уеннарын карап барам.
- Тормышыңда татар теле күпме? - Элек татарча аралашу күбрәк иде. Без гаиләдә русча да, татарча да сөйләшәбез. Берәрсе татарча сөйләшсә, мин, әлбәттә, аңлыйм һәм хәтта җавап та бирә алам. Балачакта Арча районына әби-бабам янына кайта идем. Анда аралашу гел татарча булды.
- Син әтиең белән көрәш ярышларына йөри идеңме? - Ярышларга йөргәнемне хәтерләмим. Элегрәк безнең өйдә кубоклар һәм медальләр бик күп иде. Мин, әлбәттә, моның нинди медальләр һәм кубоклар икәнен аңламыйча йөрдем, чөнки әле кечкенә идем...
Илнар Камаев
Комментарийлар
2
0
Булатка бары тик уңышлар!
0
0
2
0
Уңышлар!
0
0
2
0
Шәп язма!
0
0