16+

Бәйләнмәгез, егетләр! ("Манзара" премиясе илә)

“Манзара” спорт-музыкаль премиясенең көрәш бәйгесен төгәлләп, “Ак Барс” спорт сараеннан чыгып киләм. Чолгап алдылар да, бәйләнделәр. Кызып-кызып, бер-берсен бүлдереп сөйләшсәләр дә, башлаган сүзләре уртак фикергә барып тоташа: “Тамашачы акча түләп көрәш карарга килә, ник көрәшчеләр спектакль куя?”..

Бәйләнмәгез, егетләр! ("Манзара" премиясе илә)

“Манзара” спорт-музыкаль премиясенең көрәш бәйгесен төгәлләп, “Ак Барс” спорт сараеннан чыгып киләм. Чолгап алдылар да, бәйләнделәр. Кызып-кызып, бер-берсен бүлдереп сөйләшсәләр дә, башлаган сүзләре уртак фикергә барып тоташа: “Тамашачы акча түләп көрәш карарга килә, ник көрәшчеләр спектакль куя?”..

Төгәлләп дип әйтүем юктан түгел – чираттагы тапкыр, тамашаның быелгысын да шәрехләп, тамашачыларны көрәшчеләр һәм бил алышларның барышы белән таныштырып барырга туры килде. Юмор остасы Әбри Хәбриев белән берлектә кулдан килгәнне эшләдек, дөресрәге телне тик тотмадык шикелле. Шулай да, чыгып барышлый ук бәйләнепме-бәйләнделәр. Кем дисезме? Тамашачылар!..

...Ишеттегез микән, җиткерделәр микән, әллә үзегез үк барып күрдегезме: Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда традицион көрәш тамашасы – “Манзара” билбавы өчен бил алыштылар бүген. Эльдар җиңүче булды. Әйе-әйе, шул – Хәмитов. Чаллы батыры. Татар көрәшендә башка Эльдарлар юк. 16 көрәшче арасыннан иң көчлесе булды ул. Бер-бер артлы Раил Нургалиев, Радик Сәлахов, Булат Мусин һәм Ранис Гыйләҗетдиновтан өстен чыкты егет! Чемпион билбавы гына түгел, 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тә тапшырдылар үзенә. 2нче урында булган Ранис Гыйләҗетдиновны (Чаллы), 3нче урынга кадәр күтәрелә алган Рәдис Сәмигуллинны (Балтач) гына түгел, беренче әйләнештә төшеп калган 8 көрәшчене дә буш итмибез, дип белдерделәр.

Көндәшләренә карасак, Эльдарга батыр исеме җиңел бирелмәвен шәрехләп тору кирәк түгелдер. “Бу җиңүгә биш-алты ел килдем, призер булдым, финалда да бил алыштым, инде менә билбауны яуладым. Шуңа да ул бик кадерле, аны бик саклармын”, – диде Эльдар.

...Инде “бәйләнүчеләр”гә әйләнеп кайтыйк. Кызып-кызып, бер-берсен бүлдереп сөйләшсәләр дә, башлаган сүзләре уртак фикергә барып тоташа: “Тамашачы акча түләп көрәш карарга килә, ник көрәшчеләр спектакль куя?” Тәгаенрәк сөйләшик, егетләр, дим. “Сөйләшеп көрәшәләр”, – дигән фикер ишетәм. Мисалга Радик Сәлахов белән Эльдар Хәмитов арасындагы каршылыкны китерәләр. Ә, имәндә икән чикләвек, дим!

Бу урында әлеге алышны күрмәгәннәргә сөйләп китим: көрәш барышында Лаеш районы көрәшчесе Радик Сәлахов аягын имгәтте һәм каршылык азагына 20 секунд кала бил алышудан баш тартты – Эльдар җиңүче булды. 

Стоп!.. Ә минем ни гаебем бар, егетләр? Бәйләнмәгез миңа! “Шәп алып бардыгыз, инде хәзер журналист буларак көрәшнең шушы проблемасын да яктыртыгыз”, – дип ачыклык кертте алар. Яктырткан бар, анысы. Мактану булмасын – чишү юлларын да күрсәтеп караган бар, ләбаса! Нәтиҗәме? Көрәшчеләрнең дошманына әйләндек, әмма проблема кала бирде. 

Тагын бер кат стоп!.. Радик Сәлаховның көрәштән баш тартуына әйләнеп кайтыйк. Юри кыланды, дисез, әллә берәрегез табибмы?.. Әллә көрәшчеләр үзара сөйләшеп, “имгәнгәнгә сабышам”, дип чыкканда кул сугучы шаһит ролен үтәдегезме? Алай булса, шаһит буларак үзегез дә бу пычрак уенда катнашучы буласыз дигән сүз.

Пычрак уен, дидем... Әйе, бар диләр андый уенны. Уйнап алучылар авызыннан да ишеткән бар. Димәк, инде хәзер бәйләнүчеләр ягына авышып, шул проблеманы тиешле югарылыкта күтәрергә кирәк.

...“Манзара” азагында җиңүчеләрне котларга чыккан Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил әфәнде Шәйхетдинов киләсе елларга җиңүчегә тәкә бирергә кирәк, дигән фикер яңгыратты. Бәлки тәкә түгел, ТӘКӘ ӨЧЕН генә бил алышыр вакыт җиткәндер? Сынап карау өчен! Батырларның иң-иңнәрен ачыклау өчен! Келәм читендә акча санаудан (әстәгъфирулла, уен уйнаудан!) котылып тору өчен!

Гафу итегез, минем әле башкасына башым эшләми. Һәрхәлдә, бүген шулайрак! Шәп оештырылган, шәп тамашадан шәп кенә кайтып китеп булмады чөнки. Димәк, барыбызга да шәп булмаган. Хәзер инде миңа да бик үк шәп түгел... Бәйләнми генә торыгыз!

 

Энҗе Габдуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Манзара премиясен оештыручыларга зур рәхмәт. Минемчә берниндидә көрәшчеләр арасында договарняк булмады, матур көрәштеләр, молодцы.

    Мөһим

    loading