16+

“Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенә — 100 ел

Татар халкында гасырлардан- гасырларга күчеп килгән “хәрәкәттә- бәрәкәт” дигән әйтем бар. Уенын-чынын бергә кушып фикер йөртсәк, милли сөйләм телебезне греклар да чәлдергән ахырысы. Грекларда “дина” сүзе- көч, ә “динамика” -хәрәкәт мәгънәсен аңлата.

“Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенә — 100 ел

Татар халкында гасырлардан- гасырларга күчеп килгән “хәрәкәттә- бәрәкәт” дигән әйтем бар. Уенын-чынын бергә кушып фикер йөртсәк, милли сөйләм телебезне греклар да чәлдергән ахырысы. Грекларда “дина” сүзе- көч, ә “динамика” -хәрәкәт мәгънәсен аңлата.

Тарих битләреннән

 1923 елның 18 апрелендә “Динамо” Мәскәү пролетариат җәмгыяте оеша. Әлеге атаманы Дәүләт Сәясәт Идарәсенең бүлек җитәкчесе, “Динамо” заводының элекке эшчесе Леонид Недолей-Гончаренко тәкъдим иткән. Язучы, мактаулы динамочы Максим Горький:”Пролетар социалистик мәдәниятны үстерүче, искелекне җимереп, алга этәрүче көч ул- “Динамо,”- дип чыгыш ясаган оештыру утырышында. Шул рәвешле, “Көч—хәрәкәттә” дигән чакыру, бүгенгә кадәр “Динамо”ның алыштыргысыз шигаре булып тора.

 —Россиянең 82 төбәгендә, 14 министрлыгында һәм хокук саклау ведомстволарында “Динамо” җәмгыяте оешмалары эшли. Динамочылар физкультура-спорт хәрәкәтендә 1,3 миллион кеше катнаша. “Динамо” җәмгыяте спортчылары һәм тренерлары Бөек Ватан сугышында батырларча сугышкан. Ил тарихы белән “Динамо” тарихы уртак, -диде Татарстанның “Динамо” җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Ул республиканың барлык динамочыларын һәм спорт сөючеләрен “Динамо” җәмгыяте рәисе  Әсгать Сәфәров исеменнән котлады.

1926 елда “Динамо” футбол командасы футболчысы Александр Борисов ак төстәге ромб эченә “Д” хәрефе төшерелгән эмблема ясый. Динамочы тимер аякта узышучы Мария Исакова халыкара спорт чарасында илебез өчен беренче алтын медальне яулаган. Капкачы Лев Яшин исеме Россия һәм дөнья футболы тарихына язылган. Ул 207 уенда үз капкасына бер туп та керттертмәгән.

Татарстан “Динамо”сы

Республикада “Динамо” җәмгыяте 1926 елның 20 гыйнварында оеша һәм илнең Эчке эшләр халык комиссариатында 1926 елның 29 гыйнварында теркәлү уза. Спорт җәмгыятенең беренче рәисе Иван Кадушкин булган. Безнең динамочылар Петр Александров, Николай Майков, Николай Митянин, Николай Тетеркин, Игорь Феоктистов, Федор Симашев, Линар Сәлимуллин, Валентина Никонова, Наилә Гыйләҗева, Ольга Князева, Ольга Вощакина, Николай Колесников халыкара спорт ярышларында җиңүләр яулаган. Яшьләрдән Дарья Ахмерова, Артем Глотов, Дарья Лекомцева, Варвара Сергеева, Дарья Заманская, Наталья Храменкова яхшы чыгышлар ясый.

 —“Бердәм Россия” партиясе белән берлектә кинотеатрларда һәм мәктәпләрдә “Динамо” җәмгыятенә, аның спортчыларына багышланган кинофестиваль башлыйбыз. Көнбатыш безгә пычрак чәчә. Яшьләр безнең спортчылардагы Ватанга көчле мәхәббәтне күрсен, үзләре дә ватанпәрвәр булып үссен,-ди Россиянең синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Ольга Павлова.- Татарстанның мөселман һәм православие диннәре вәкилләренең хоккей буенча “Кубок Дружбы-Дуслык” бәйгесе үткәрүе—бик матур үрнәк мисал.

Татарстанда хәзер 25 мең кеше “Динамо” җәмгыяте әгъзасы булып тора, шулардан 200 спортчы Россия җыелма командалары составында уйный. 

 “Динамо” җәмгыятенең ветераннар советы рәисе Александр Плюшкин, “Динамо-Ак Барс” чирәмдә хоккей буенча команданың баш тренеры Араик Маргарян, бокс буенча тренер Гадел Зәйнетдинов үзләренең чыгышларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе, “Динамо” җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровның республикада спортны үстерүгә, спортчыларга игътибарлы булуларын телгә алды.

Җәйге программа

“Динамо” җәмгыятенең 100 еллыгына багышлап, Казанда 2023 елның 15-21 июнь көннәрендә Спартакиада үткәрелә. Татарстан динамочыларының уңышларын, республикада спортның актив үсешен исәпкә алып, Бөтенроссия “Динамо” җәмгыяте уеннарны үткәрү өчен Казанны сайлаган. Спартакиадага илнең 76 төбәгеннән 2,5 мең спортчы киләчәк, бәйге спортның 11 төреннән үткәрелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading