16+

«Динамо» сөендерде, «Ак Барс» көендерде

Казанның «Динамо» хатын-кызлар волейбол командасы, үз тарихында тәүге тапкыр, Чемпионнар лигасы Кубогын яулады. Бу җиңүне Казан клубы гына түгел, гомумән, Россия волейболы бик озак көтте.

«Динамо» сөендерде, «Ак Барс» көендерде

Казанның «Динамо» хатын-кызлар волейбол командасы, үз тарихында тәүге тапкыр, Чемпионнар лигасы Кубогын яулады. Бу җиңүне Казан клубы гына түгел, гомумән, Россия волейболы бик озак көтте.

Россия вәкилләре соңгы тапкыр әлеге мәртәбәле трофейны моннан 19 ел элек яулаган иде. Ул вакытта Европа чемпионнары Кубогы дип аталган бүләкне Екатеринбургның «Уралочка» клубы отты.
Рәшит Гыйләҗетдинов шәкертләренең бу сезонда Чемпионнар лигасы Кубогын яуларга шанслары зур иде. Алар, баштан ук ышанычлы уен күрсәтеп, бары бер генә очрашуда оттырды. Бакуда узган «Дүртлек финалы»ның хәлиткеч матчында «Динамо» өч партиядә Төркиянең «Вакифбанк» командасыннан өстен чыкты.
Казан командасы лидеры Екатерина Гамова турнирның иң нәтиҗәле уенчысы дип танылды. Моннан тыш, ул турнирның иң яхшы һөҗүмчесе исеменә дә лаек булды. «Дүртлек финалы»ның иң яхшы уенчылары арасына безнең Антонелла дель Коре белән Джордан Ларсон да керде.
Ә менә хоккей сезонын вакытыннан алда тәмамлаган «Ак Барс» көендерде. Ике тапкыр Гагарин Кубогы иясенең шулай тиз генә көрәштән төшеп калуын беркем дә көтмәгәндер. Узган сезонда «барс»лар Көнчыгыш конференциянең финалына кадәр барып җитте, ә бу юлы беренче стадиядән дә уза алмады. Дөрес, бу этапта җиңүчене ачыклау өчен, алты уен уздырырга кирәк булды. Узган якшәмбедә сериянең язмышы бары икенче овертаймда гына хәл ителде, Казан командасы капкасына җиңү алкасын Степан Санников кертте. «Ак Барс»ның элекке уенчысы Дмитрий Квартальнов җитәкләгән «Себер» Гагарин Кубогы өчен көрәшне дәвам итә, ә Казанда хоккей баталияләре көзгә кадәр тәмам.
Дөресен әйтик, КХЛда фаворит һәм урта кул саналган командаларның осталык дәрәҗәсе тигезләшүен быелгы даими чемпионат раслаган иде инде. Россия хоккее лидерларының берсе «Аванград»ның, беренче тапкыр буларак, плей-оффка узмавы, үткән сезонның төп финалында уйнаган «Трактор»ның бу юлы Гагарин Кубогы өчен көрәшкә эләгә алмавы, КХЛ дебютанты «Адмирал»ның үз сериясендә Магнитогорск «Металлург»ының шактый нервысын какшатуы - шуның ачык мисаллары. Шуңа күрә, быелгы плей-офф шактый сюрпризлар бүләк итәргә мөмкин әле.

Паралимпиада уеннарының медальләр зачеты:

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading