16+

Динар Кәримуллинны котлыйбыз!

Үзе көрәшче, үзе тренер Динар Кәримуллинга мактаулы исем бирелгән!

Үзе көрәшче, үзе тренер Динар Кәримуллинга мактаулы исем бирелгән!

Россиянең спорт министры Михаил Дегтяревның 30 мартта кул куйган приказы нигезендә Лаеш командасы көрәшчесе һәм тренеры Динар Ирек улы Кәримуллинга "Россиянең атказанган спорт остасы" дигән мактаулы спорт исеме бирелгән.

Динар Кәримуллин — Теләче районы Олы Мәтәскә авылы егете. Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетын тәмамлаган. Ул көрәш һәм билбау көрәше буенча берничә тапкыр дөнья чемпионы. Кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнеп, кызыксынып үсә. Раил Нургалиев, Илдар Гыйниятуллинны үзе өчен үрнәк көрәшчеләр итеп куя. "Икесе дә — якташларым. Ничек көрәшкәннәрен карап, алар шикелле булам, дип хыялланып үстем, — ди Динар. — Бүген дә хәтерлим: мәктәптән автобус белән Казанның “Ак Барс” көрәш сараена “Батырлар” бәйгесенә алып киләләр иде. Шушы ике көрәшче өчен җан ата идек. Шул вакытта: “Мин дә шундый көрәшче булырмынмы?” — дип уйлый идем. Аллаһы Тәгалә насыйп итте, андый көннәр килеп җитте, мең шөкер. Ирешкән уңышларым өчен беренче чиратта әниемә зур рәхмәт. Минем өчен ул әти дә, әни дә булды. Дөрес тәрбия бирде, кеше итеп үстерде", дигән иде ул "Ирек мәйданы" газетасына биргән әңгәмәсендә.

Динарны ихластан котлыйбыз!

Билгеле булганча, Татарстанда «Россия спорты» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading