16+

Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча турнир узды

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XV Бөтенроссия турниры узды.

Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча турнир узды

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XV Бөтенроссия турниры узды.

9 ноябрь көнне Чаллыда «Витязь «исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына милли көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия берләштерелгән ачык турнир узды.

Ярышны оештыручылар-ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы мөхтәсибәте. Турнир Россиядә Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте инициативасы белән гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узды.

Ярышта катнашучыларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы имам-мөхтәсибе Алфас хәзрәт Гайфуллин,  «Татарча көрәш» федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләде.

Традиция буенча, турнирны ачу тантанасы Коръән укудан башланды. 

Турнирда Татарстанның, Башкортстанның һәм Чувашиянең 20 районыннан 60 спортчы катнашты. 

Ярышлар кысаларында һәр үлчәү категориясендә җиңүчеләр игълан ителде, алар акчалата призлар, иганәчеләрдән бүләкләр, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. 

Милли көрәш буенча «көрәш» турниры биш авырлык категориясендә узды. Һәр категориядә җиңүчеләр:

60 кг га кадәр:

1. Йосыпов Ильяс (Казан)

2. Ганиев Рузил (Әлмәт)

3. Харисов Галинур (Менделеевск), 

70 кг га кадәр:

1. Димаев Илназ (Лаеш)

2. Кәшапов Азат (Зәй)

3. Сафин Гадел (Мамадыш), 

80 кг га кадәр:

1. Муллахмәтов Илнар (Казан)

2. Тимиров Айназ (Чаллы)

3. Кәримов Марат (Әлмәт),

 90 кг га кадәр:

1. Насретдинов Шамил (Чистай)

2. Гайнетдинов Айрат (Зәй)

3. Хөсникаев Айнур (Сарман),

100 кг га кадәр:

1. Зәйнетдинов Айгиз (Башкортстан)

2. Хуҗәхмәтов Ильяс (Саба)

3. Орунали Олу Нурмөхәммәт (Чаллы),

100 килограммнан артык:

1. Миначев Марат (Казан)

2. Азимов Турал (Чистай)

3. Гыйззәтуллин Дауд (Чаллы).

Армспорт буенча ярышларда җиңүчеләр: 70 кг:

1. Гәрәев Илфар (Саба )

2. Каюмов Әмир (Мөслим)

3. Низамов Булат (Буа)

85 кг:

1. Җәләев Азат (Түбән Кама)

2. Габдурафиков Ильяс (Чаллы)

3. Велиулов Рәмис (Чуашстан)

85 килограммнан артык:

1. Нурхәмәтов Фәнис (Чаллы)

2. Идиятуллин Ирек (Зеленодольск)

3. Әхмәтвәлиев Рәдис (Балык Бистәсе)

Аннары армспорт һәм «көрәш» милли көрәш категорияләрендә беренче урыннар яулаучылар хаҗга юллама уйнатуда катнаштылар. Хаҗга юлламага Чаллыдан 38 яшьлек армрестлер Фәнис Нурхәммәтов лаек булды, ул 85 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңү яулады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына компетентлы жюри карары белән Яр Чаллы командасы лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны алган командалар дипломнар белән бүләкләнделәр.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading