16+

Футболчы Роман Шаронов чак кына электрик булмый калган

«Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев кайчандыр уенын-чынын бергә кушып: «Хатынының итәгенә тотынып бару ирләр эше түгел. Шулай да кайбер футболчыларга карата бу гыйбарәнең киресе булуын телибез», - дигән иде. Остаз команданың Казан кызларына өйләнгән уенчылары Роман Шаронов белән Кристиан Нобоаны күздә тотып әйткән булса кирәк. Әлеге уенчыларның Казан клубында шактый...

«Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев кайчандыр уенын-чынын бергә кушып: «Хатынының итәгенә тотынып бару ирләр эше түгел. Шулай да кайбер футболчыларга карата бу гыйбарәнең киресе булуын телибез», - дигән иде. Остаз команданың Казан кызларына өйләнгән уенчылары Роман Шаронов белән Кристиан Нобоаны күздә тотып әйткән булса кирәк. Әлеге уенчыларның Казан клубында шактый...

«Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев кайчандыр уенын-чынын бергә кушып: «Хатынының итәгенә тотынып бару ирләр эше түгел. Шулай да кайбер футболчыларга карата бу гыйбарәнең киресе булуын телибез», - дигән иде. Остаз команданың Казан кызларына өйләнгән уенчылары Роман Шаронов белән Кристиан Нобоаны күздә тотып әйткән булса кирәк. Әлеге уенчыларның Казан клубында шактый сезон уйнавында икенче яртыларының роле булмый калмагандыр. «Рубин» капитаны Роман Шаронов, башка клубка китеп алганнан соң, янәдән Казанга кайтты бит. Романның, талантлы футболчы булу өстенә, әле күп балалы әти икәнен күпләр белми дә торгандыр. Октябрь аенда гына Шароновлар гаиләсендә күптән көтелгән малай туды. Нарасыйга Лев дип исем кушканнар (Романның футбол даирәсендә тәхәллүсе дә «Лев»). Роман белән хатыны Надежданың ул - өченче балалары. Моңа кадәр Надя иренә ике кыз бүләк иткән иде. Моннан тыш, аларның һәрберсенең беренче никахтан берешәр кызлары бар.
Бүген уңышлы һәм популяр булган уенчының моңа нинди катлаулы юллар аша ирешүен ул үзе һәм якыннары гына белә. Үзәк басмаларның берсенә биргән интервью кайчандыр Казанның популяр телевизион алып баручысы булган Надежда һәм ике тапкыр Россия чемпионы Романның шәхси тормышларында моңарчы аз мәгълүм булган якларны ачып бирә. Әңгәмәнең кызыклы урыннарын «ШК» укучыларына да тәкъдим итәбез.
Р.Ш.:
- Бала чакта иң яхшы футбол тубыннан башка нәрсә турында хыялланганымны хәтерләмим. Без тутыргач карбыз кадәр кабара торган һинд туплары белән уйный идек. Венгриядән бервакыт абый белән миңа кроссовкалар алып кайттылар, мин аларны шунда ук кидем. Спорт мәктәбендә беренче тапкыр форма биргәч, тиз генә өйгә кайтып, көзге каршында киеп караганымны беләм. Соңрак бик аз хезмәт хакына Мәскәү «Локомотив»ының дублендә уйнадым. Әни миңа гел, сиңа футбол нәрсәгә, электрик бул, ичмасам, дия иде. Дубльдә минем өчен перспективалар булмады. Башта бер генә уй иде: ничек тә армиягә бармаска. Ә аннан кытайлар тәкъдим белән чыккач, мин риза булдым - Кытайның икенче лигасына киттем. Анда нәрсә көткәнен ул вакытта уйламадым да. Минем максат бер генә - акча эшләү иде. Без гаиләдә өч бала үстек, әти-әнинең финанс мөмкинлекләре юк иде. Әти фабрикада станокларны җайлаучы, әни хисапчы булып эшләде. Мытищидагы фабрика ябылгач, әти сакчы булып ялланырга мәҗбүр булды.
Кытайдан соң тагын «Локомотив» дублендә шөгыльләндем. Башка командаларга күчкәч тә, икенче составтан ары уза алмадым. Без ул вакытта бары тренировкаларга гына килә идек. Ул вакытта минем белән шөгыльләнүчеләрнең барысы да футболдан китте. Авыр вакытларны искә аласы да килми.
Надя белән очрашу тормышымны тамырдан үзгәртте. Мин бөтенләй башкача яши башладым. Аңа кадәр мин беренче хатыным белән аерылышкан идем. Өйдә якын кешем көтеп тормагач, анда кайтасым килмәде. Бер көнлек очрашулар минем өчен түгел иде. Без дустым белән һәр кичне төнге клубта уздыра башладык. Күңелдәге бушлыктан алкоголь ярдәмендә котылу эзләдем. Бу өлкәдә минем проблемалар башланды. Үз-үземә урын таба алмадым, уен бармады. Надя белән танышканда мин «Рубин»да трансферга куелган идем. Ул чакта мине командадан чак кына кумый калдылар. Надеждадан эмоциональ этәргеч алгач, мин уйнап киттем. Тормышым җайлангач, алкогольдән дә, тәмәкедән дә баш тарттым.
Н.Ш.:
- Бервакыт Романнан ул йөргән төнге клубта интервью алырга теләдем. Тик ул: «Соңрак», - дип узып китте. Берникадәр вакыт узгач, дус кызым мине эштән соң төнге клубка алып китте. Килеп утыруга, официант: «Бу Сезгә», - дип, миңа коктейль китерде. Шул чакта бар янында футболчы Чиладзе белән Романны күрдем. Ул вакытта дустым Олеся үзен аерганнарына бик җәберсенгән иде.
Р.Ш.:
- Минем танышу осталыгым юк. Дөресрәге, сүзне башлап китә алмыйм. Миңа ул чакта танышырга теләвемне нәрсә белән булса да белдерергә кирәк иде. Һәм коктейль ярдәмгә килде. Әгәр мин ике коктейльгә заказ биргән булсам, бернәрсә дә аңлата алмаган булыр идем.
Н.Ш.:
- Безнең туй «Рубин»ның җыеннары арасына туры килде. Туйда хәтта шаһитлар да булмады. Без кунаклардан, ак туй күлмәгеннән, банкеттан катгый баш тарттык. ЗАГСка туй турында сөйләшергә килгәч: «Күгәрченнәргә заказ бирәсезме?» - дип сораганнары исемдә. Мин: «Юк», - дим. «Кунакларыгыз кайда утырачак?» - дип сорадылар. «Алар булмаячак», - дим. Аптырагач: «Язылышу турындагы мәгълүматларны тутыру өчен таныклык сатып аласыздыр ич?» - дип сорарга мәҗбүр булдылар. Миңа ул чакта бик шикләнеп караганнар иде. 2005 елда Казанда андый туйлар гадәткә кермәгән иде шул әле. Көне җиткәч, джинс чалбарлар һәм пуховиклар киеп Роман белән ЗАГСка килдек, язылышкач, машинага утырып шампан шәрабе ачтык. 6 яшьлек кызыбыз Маруся ак туй күлмәкләре киеп ак лимузинга утырып төшкән фотобыз булмауга бик борчыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading