Татарстан авылларына үзәкләштерелгән электр челтәре сузылганга әле нибары 40-45 ел. Казанда исә электр тарихы 160 ел элеккеге вакыйгаларга барып тоташа.
Скопировать ссылку
Татарстан авылларына үзәкләштерелгән электр челтәре сузылганга әле нибары 40-45 ел. Казанда исә электр тарихы 160 ел элеккеге вакыйгаларга барып тоташа.
«Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары - техник директор Рашат Галимҗанов белән «Казан электр челтәре» директоры Рафаил Закиров электрчыларның данлы хезмәт юлын журналистларга сөйләделәр. 160 ел элек, ягъни 1853 елның 30 мартында физика профессоры Александр Савельев, дөньяда беренчеләрдән булып тәҗрибә үткәреп, Казан император университеты ишегалдын электр утлары белән яктырткан. Россиядә иң өлкәннәрдән саналучы Казан дары заводында 125 ел элек генератор электр лампочкаларын балкыткан. 117 ел элек шәһәрнең 1 нче электр станциясе (1917 елдан соң ул «Красная Заря» дип атап йөртелгән) кулланучыларга даими көчәнештәге электр энергиясе җибәргән.
«Универсиадага әзерлек кысаларында, Казан электр челтәре хуҗалыгы тагын да камилләштерелде. Спорт ярышлары вакытында электр белән тәэмин итүдә өзеклек булдырмас өчен, бөтен чаралар күрелә», - диде Рашат Галимҗанов. «Республика Президенты башлангычындагы «Бәләкәч» программасы кысаларында төзелгән 24 балалар бакчасында электр эшләрен башкардык, Казанда 32 яңа электр корылмасы сафка бастырылды. «Казан электр челтәре» оешканга да 70 ел тулды. Ветераннарыбызны, 800 кеше эшләүче бүгенге коллективны котлыйм!» - дип, Рафаил Закиров үзенең теләк-фикерләре белән уртаклашты.
Киндери подстанциясе җитәкчесе Ренат Шәрифҗанов оештырган экскурсиядә электрчы һөнәренең никадәр җаваплы икәнлегенә кабат инандык. Йортларыбызны яктыртучы, көнкүрешебезне җиңеләйтүче электрчыларның үзләренең дә хезмәт юллары якты һәм хәвефсез булсын иде.
Комментарийлар