16+

«Гыйнвар ае көрәшчесе»: “Һәркем җиңүгә сәләтле, ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ярамый...”

Җиңүне яшьләр арасында Татарстан чемпионы, Тукай районы Шилнәбаш авылы егете, Яр Чаллы командасы көрәшчесе Илдус Мәрданов яулады. Хәзерге вакытта ул Яр Чаллы медицина көллиятендә икенче курста укый.

«Гыйнвар ае көрәшчесе»: “Һәркем җиңүгә сәләтле, ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ярамый...”

Җиңүне яшьләр арасында Татарстан чемпионы, Тукай районы Шилнәбаш авылы егете, Яр Чаллы командасы көрәшчесе Илдус Мәрданов яулады. Хәзерге вакытта ул Яр Чаллы медицина көллиятендә икенче курста укый.

Күптән түгел генә милли көрәш дөньясында бер яңалык булды! “Батырлар илендә” каналы “Ай көрәшчесе” дигән номинация башлап җибәрде. Әлеге вакыйга зур кызыксыну уятты һәм күп кенә кеше үз тавышын биреп өлгерде. Тавыш бирүнең финалында Муса Галләмов белән Илдус Мәрданов очрашты. Җиңүне яшьләр арасында Татарстан чемпионы, Тукай районы Шилнәбаш авылы егете, Яр Чаллы командасы көрәшчесе Илдус Мәрданов яулады. Хәзерге вакытта ул Яр Чаллы медицина көллиятендә икенче курста укый. Бүгенге әңгәмәбездә без аның белән хейтерлар, чемпион булганнан соң туган фикерләр, үзенең кумирлары һәм башка темаларга сөйләштек..
- Илдус, син көрәшкә ничек килдең?
- Көрәшкә мин өч ел элек килдем, моңа кадәр мин җиде яшьтән ирекле көрәш белән шөгыльләндем.

- Ирекле көрәштән күчкәндә авырлыклар булдымы?
- Яңа спорт төренә ияләшү авыр булды, әмма шуңа да карамастан, беренче елны ук мин республика беренчелегендә өченче урында калдым.

- Ни өчен нәкъ менә көрәш?
- Көрәш безнең гаилә канында дип әйтеп була. Минем бабай, әти, абый – алар барысы да көрәшчеләр. 

- Син 85 кг га кадәр авырлык категориясендә Татарстан беренчелеге чемпионы. Бу турнир никадәр катлаулы булды?
- Әлеге турнир минем өчен тормышымда иң мөһимнәрнең берсе, чөнки бу 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында көрәшнең югары дәрәҗәсенә чыгу өчен соңгы шанс иде.

- Чаллыда яшьләр арасында абсолют батыр булгач, син нәрсә хис иттең?
- Чаллы Сабан туенда батыр калганнан соң мин җиңү тәмен тойдым һәм Татарстан беренчелегендә иң яхшы формада булырга кирәклеген аңладым. Һәркем җиңүгә сәләтле, ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ярамый.

- Җанатарлар фикеренчә, син «Гыйнвар ае көрәшчесе» номинациясендә җиңдең. Синең өчен бу никадәр мөһим?
- Бу номинациядә җиңү бик күп шатлык китерде. Җиңәрмен дип көтмәгән. Минем өчен тавыш биргән һәркемгә зур рәхмәт белдерәм.

- Мондый төр номинациягә ничек карыйсың?
- Минемчә, бу бик кызыклы һәм актуаль. Көрәшне популярлаштыру өчен дә бик яхшы чара.

- Җиңгән 5 меңне нәрсәгә тоттың? 
- Ул акчага мин бергә шөгыльләнә торган көрәшчеләр өчен өстәл әзерләдем. Калган акчаны, хейтерлар азрак булсын өчен прическага тоттым.

- Кумирың дип кемне әйтә аласың?
- Беренче чиратта, минем өчен кумирлар - минем тренерларым - әтием, Илнур Нурисламович, Виктор Николаевич. Шулай ук бу исемлеккә безнең залдан чыккан чемпионнар - Ранис Гыйләҗетдинов, Радик Сәлахов, Эльдар Хәмитов, Азат Габдрәшитов керә.

- Татарстан чемпионы булган моментта син нәрсә хис иттең?
- Чемпион булганнан соң беренче уйларым “барлык тырышлыклар юкка гына булмады һәм минем барысы да килеп чыкты”. 

- 5 елдан соң Илдус Мәрданов - нинди ул?
- Биш елдан соң нинди булачагымны фаразлау авыр. Ләкин мин шулай ук көрәш белән шөгыльләнәчәкмен һәм Аллаһы боерса, ирләр арасында яхшы көрәшче булачакмын.

- Синең белән бергә шөгыльләнүче көрәшчеләрдән тыш, синең өчен бүгенге көрәштә топ-3 көрәшче кемнәр?
- Радик Сәлахов, Илназ Рамазанов, Артур Лукьянов.

Илнар Камаев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading