Казанда 13-14 яшьлек егетләр арасында “Сабантуй” журналы призларына Татарстан беренчелеге тәмамланды.
“Ну, егетләр, рәхәт чаклар бетте. Элек Баулы яки Ютазы командаларыннан көрәшчеләр эләксә, шатланып куя идек. Бетте андый чаклар” – алдынгы районнарның танылган тренерлары сөйләүен тыңлап утырдым. Баулының бер көрәшчесе – чемпион. Берсе – икенче урында, өченчесе – өченче призер. Ютазының – ике көрәшчесе призер. Бер караганда, чыннан да көтмәгәндә. Икенче яктан карасак, шул ук Баулыда, Ютазыда соңгы елларда көрәшкә мөнәсәбәт үзгәрүе сизелеп тора. Баулыны әйтмим дә инде. Данлыклы көрәшче, танылган җырчыбыз Вил Усманов һәм райондагы аның фикердәшләре берничә ел элек туган җирләрендә көрәшне күтәрә башладылар, әледән әле ярышлар уздырырга керештеләр. Нәтиҗә бер елдан, ике елдан түгел, берничә елдан гына килә башлады. Эшләр шулай дәвам иткән очракта, Баулы командасының тотрыклы рәвештә югарыга менәчәге аңлашыла. Бу юлы алар – беренче унлыкта, сигезенче урында. Искиткеч нәтиҗә!
Шул ук сүзләрне Лаеш, Чистай, Азнакай, Минзәлә, Кама Тамагы, Чүпрәле командалары адресына да әйтергә мөмкин. Күптән түгел Чүпрәледә данлыклы көрәшче Мәксүт Хөснетдинов истәлегенә узган ярышларда булырга туры килде. Яшь көрәшчеләре барлыгына инанган идем шунда. Ышаныгыз, көрәшчеләре, батырлары булмаган район юк Татарстанда. Оештыручылары, көрәшкә хәерхаклы җитәкчеләре, главалары булу гына кирәк – көрәше дә, көрәшчеләре дә булачак!
Казан Казан командалары өчен дә шатланып куйдым. Инде ничә еллар дәвамында теге яки бу ярыш турында язганда, Казан командаларыннан бер генә команда (Авиатөзелеш-Яңа Савин районнары командасы) катнашты дип язып куя идем. Бу хәл дә үзгәрде. Башкаланың көрәш федерациясе вазифасына Расих Габдрахманов килгәч, хәлләр төптән үзгәрде. Иң шатландырганы шул, алар эшне балалар белән эшләүдән башладылар. Кайсы гына районны карасаң да, хәзер теге яки бу мәктәптә, спорт залда көрәш белән шөгыльләнүче балаларны табарга мөмкин. Расих әфәнде үзе зарлана әлегә: балалар бик килми шул көрәшкә, ди. Ләкин эшнең әле башы гына булуын да аңларга кирәк. Казанның 2нче гимназиясендә яки Авиаторда, Көрәш Сараенда, Җәүдәт Хөсәенов залында көрәш культурасы, традицияләре бар һәм ул дәвам итә. 82нче мәктәптә дә, “Адымнар”да да, башкаларында да барлыкка килер ул көрәш чире. Дәвамлы гына булсын, тукталмагыз, егетләр, дип әйтәсе килә.
Казан арты Сүз дә юк, көрәш буенча алдынгы командалар арасында Казан арты районнары бара. Чөнки бу төбәкләрдә әнә шул югарыда аталган көрәш культурасы, көрәш чире, традицияләре гомерлек. Арча командасы сокландырды. Командалары белән бер дәрәҗәдә тигез барып, алар беренче көн ахырына ук лидер буласына инандырды. Молодцы, егетләр! Кукмара шаккаттырды: бер командадан – дүрт чемпион! Искиткеч нәтиҗә! Гомер гомергә балалар белән эшләгән (иң мөһиме эшли белгән) Илсур абый Нәҗмиев читтән генә киңәш биреп тора кебек егетләргә. Инде аның шәкертләре үзләре тренер хәзер. Әнә Динар Фәттахов белән берлектә өч чемпион тәрбияләгәннәр. Динарны хәтерлисездер бит? Әле кайчан гына шулай ук яшьләр арасында чемпион булып, аннан соң олылар арасында да лидерларның берсенә әверелгән Динар ул. Кайсыдыр елны туй буласы көнне Татарстан чемпионатында ярымфиналга җитеп, кунаклар инде җыела башлаганга гына Нәфис Миңнебаев белән көрәшкә чыгып тормыйча кайтып киткән Динарның инде малае – Илнар Фәттахов Татарстан чемпионы булып танылды. Шул ук Кукмара командасыннан танылган тренер Фәнил Исәмгыйлевның малае Ильяс та беркемгә бернинди мөмкинлек калдырмыйча чемпион булып танылды.
Әтиләр һәм балалар... Әйе, соңгы елларда без әтиләре көрәшче булып, малайлары аларның традицияләрен дәвам итүче егетләрне күпләп күрәбез келәмнәрдә. Быел гына дә әнә башта Чаллыда Сибгатуллиннар, Гозәеров, Хәйретдиновларның улларын күреп, аларның җиңүләренә шатландык. Яшьрәкләр арасында да бар икән алар. “Тулпар” спорткомплексында Илдар Мараков, Илназ Таһиров, Марсель Гозәеров, Зөлфәт Хәсәнов кебек танылган көрәшчеләрнең малайлары да бил алышты. Зөлфәтнең улы Гыйльфан турында бер язган да идек әле, әтисе аның белән “Ак Барс”ка Булат Хәбибрахманов янына йөреп, үзе дә көрәшкә кайтмасмы дигән өмет уянган иде. Кайтты, улының персональ җанатары булып. Бу юлы Гыйльфан өченче урынны яулады. Кыскасы, молодцы көрәшче әтиләр! Малайларыгызны дөрес юлга керткәнсез, сезнең эздән дөрес итеп баралар.
Бу яшь шундый яшь инде ул, монда күз яшьләреннән башка булмый. Җиңелүчеләр җиңелү ачысыннан елый, җиңүчеләр җиңү сөенеченнән күз яшьләрен чыгара. Шунысы сөендерә, шулай елый-елый алар киләчәктәге зур җиңүләренә атлый. Бәрелә-сугыла ныгыйлар, кечкенә сабыйлардан зур батырларга әйләнәләр. Көрәштән генә китә күрмәсеннәр.
Сүз уңаеннан, хөкемдарлык иткән егетләргә дә рәхмәт. Чаллыда да, Казандагы беренче бәйгедә дә артык бәйләнерлек булмады егетләрнең эше. Иң мөһиме, хәзер судьялар командасында да яшьләр эшли. Я үзләре әле көрәшүчеләр, яки келәмнән берничә ел элек кенә киткән егетләр. Хата-кимчелекләр булмый калмыйдыр инде, шулай да тел-теш тидерерлек ризасызлыкларны күрмәдек бу бәйгеләрдә.
“Сабантуй” газетасы Элеккеге “Яшь ленинчы” газетасы, хәзерге “Сабантуй” журналы призларына күптәннән – 1986 елдан оештырыла инде Татарстан беренчелекләре. Үзенең геройлары да бар. Әйтик, нәкъ менә шушы бәйге турында тарихи яссылыктан өйрәнеп язган Фәрит Салиховның “Сабантуй”дан – олы мәйданга” китабында бәйгенең өч тапкыр җиңүчеләре булып Илшат Маннанов (Арча), Айвар Билалов (Әлмәт), Руслан Нургалиев (Актаныш), Раил Исхаков (Кукмара) калуы турында искәртелә. Традиция дәвам итә. Бу юлы да “Сабантуй” журналы җиңүчеләргә үзеннән саллы бүләкләр әзерләгән иде. Аларга да рәхмәт!
4әр, 5әр команда булсыннар! Ярышлардан соң берәүдән шундыйрак фикер ишетергә туры килде: “2шәр, 3әр команда куеп, ясалма рәвештә кеше санын арттыралар инде”. Куйсыннар, булдыра алганнар әллә ничәшәр команда куйсын иде әле. Аларга түгел, ярышларга килмәүче районнарга оят булсын иде. Андыйлар да бар шул, кызганыч...
Шәхси беренчелектә җиңүчеләр: 36 килограмга кадәр: 1) Камил Ганиев (Баулы), 2) Раяз Миңнуллин (Арча), 3) Ришат Гатауллин (Биектау) һәм Салават Зарипов (Тукай).
40 килограммга кадәр: 1) Аяз Фәйзрахманов (Арча), 2) Самат Халитов (Авиатөзелеш-Яңа Савин), 3) Рүзәл Галиумллин (Балтач) һәм Илдан Хәбипов (Азнакай).
45 килограммга кадәр: 1) Илнар Фәттахов (Кукмара), 2) Арсен Закиров (Актаныш), 3) Эмир Нигъмәтҗанов (Чаллы) һәм Кәрим Нәҗипов (Кукмара).
50 килограммга кадәр: 1) Радмир Ханов (Мамадыш), 2) Билал Галимуллин (Балтач), 3) Раил Акаев (Авиатөзелеш-Яңа Савин) һәм Артем Заврикиди (Баулы).
55 килограммга кадәр: 1) Наил Фатыйхов (Идел буе-Вахитов), 2) Илья Горбунов (Чаллы), 3) Гыйльфан Хәсәнов (Авиатөзелеш-Яңа Савин) һәм Азамат Шәмсетдинов (Яшел Үзән).
60 килограммга кадәр: 1) Ильяс Исмәгыйлев (Кукмара), 2) Эмил Зәйнуллин (Арча), 3) Айнур Хожаков (Ютазы) һәм Альмир Рахимов (Әлмәт).
65 килограммга кадәр: 1) Ленар Егоров (Кукмара), 2) Арсений Егоров (Тукай), 3) Камал Шайхетдинов (Ютазы) һәм Илдан Садыйков (Теләче).
70 килограммга кадәр: 1) Газинур Шиһапов (Арча), 2) Ильяс Нуруллин (Баулы), 3) Азамат Шәехов (Зилант) һәм Алмаз Закиров (Алабуга).
75 килограммга кадәр: 1) Камил Нуретдинов (Кукмара), 2) Ислам Кәримуллин (Зилант), 3) Данияр Фазуллин (Актаныш) һәм Дмитрий Певгонян (Мамадыш).
Командалар беренчелеге: 1) Арча, 2) Кукмара, 3) Балтач) 4) Әлмәт, 5) Авиатөзелеш-Яңа Савин, 6) Мамадыш, 7) Саба, 8) Баулы, 9) Авиатөзелеш-Яңа Савин, 10) Теләче 1, 11) Алабуга 1, 12) Идел буе-Вахитов, 13) Чаллы (Комсомол), 14) Актаныш, 15) Лаеш, 16) Зилант, 17) Ютазы, 18) Биектау, 19) Азнакай, 20) Балык Бистәсе, 21) Чистай, 22) Тукай, 23) Яшел Үзән, 24) Минзәлә, 25) Кама Тамагы, 26) Зәй, 27) Совет, 28) Чүпрәл, 29) Буа, 30) Мәскәү, 31) Мөслим, 32) Әтнә, 33) Лаеш 2, 34) Апас, 35) Арча 2, 36) Киров 1, 37) Чаллы (Автозавод), 38) Киров 2, 39) Алабуга 2, 40) Арча 3, 41) Нурлат, 42) Сарман, 43) Балтач 2, 44) Теләче 2, 45) Питрәч, 46) Мәскәү 3, 47) Мәскәү 2, 48) Кукмара 2, 49) Әлки, 50) Яшел Үзән 2, 51) Чаллы (Автозавод 2), 52) Авиатөзелеш-Яңа Савин 3, 53) Мамадыш 2, 54) Балтач 3, 55) Минзәлә 2, 56) Теләче 3, 57) Алабуга 3.
Комментарийлар