16+

Игезәкләр дөнья чемпионатын көтә

Сабантуй җитә башласа, чабышкы-юртакларның йөрәге ярсып тибә башлый, диләр. Казанның үзендә Спортның су төрләре буенча дөнья чепионаты узсын да, чын мәгънәсендә, суда үскән егетләр битараф калсын ди. Юк, әлбәттә. Бу очракта мин танышларым Казан егетләре - игезәкләр Равил, Камил, Шамил Галиуллиннарны истә тотам. VI сыйныфтан башлап байдаркаларда Казансу һәм Кабан...

Игезәкләр дөнья чемпионатын көтә

Сабантуй җитә башласа, чабышкы-юртакларның йөрәге ярсып тибә башлый, диләр. Казанның үзендә Спортның су төрләре буенча дөнья чепионаты узсын да, чын мәгънәсендә, суда үскән егетләр битараф калсын ди. Юк, әлбәттә. Бу очракта мин танышларым Казан егетләре - игезәкләр Равил, Камил, Шамил Галиуллиннарны истә тотам. VI сыйныфтан башлап байдаркаларда Казансу һәм Кабан...

Сабантуй җитә башласа, чабышкы-юртакларның йөрәге ярсып тибә башлый, диләр. Казанның үзендә Спортның су төрләре буенча дөнья чепионаты узсын да, чын мәгънәсендә, суда үскән егетләр битараф калсын ди. Юк, әлбәттә.
Бу очракта мин танышларым Казан егетләре - игезәкләр Равил, Камил, Шамил Галиуллиннарны истә тотам. VI сыйныфтан башлап байдаркаларда Казансу һәм Кабан күлен аркылыга-буйга йөргән кешеләр алар. Башта «Труд» ирекле спорт җәмгыятендә, ул таркалгач, «Буревестник» спорт базасында шөгыльләнәләр.
Сабакташлары Олег Ляпахин белән бергәләп Кабан күлендә дүрт урынлы байдаркада бер мең чакрым араны 3 минут 13 секундта үтеп, республика буенча беренчелекне яулап, спорт остасына кандидатлык нормативын үтәгән ул көннәрне әле кичә генә булган кебек искә ала егетләр. Тренерлары Владимир Петров һәм байдарка, велоспорт, чаңгы буенча спорт мастеры Александр Павлов янына өйгә кайткан кебек барулар, тренировкалар вакытында һәр якка җидешәр чакрым йөрүләр онытыламы инде? Ә су өстендә булган гайре табигый хәлләр үзе бер кыйсса.
Тормышларында ни генә булмасын, спорт гомер буе озата бара аларны. Башта өчәүләшеп Казан педагогика институтының спорт тәрбиясе бүлегенә укырга керәләр. Аннан соң өчесе бер булып Иркутск өлкәсендә хәрби хезмәттә булып кайталар. Анда да өч бертуган спорт ярышларында рота, полк, дивизия данын яклый. Камил күп төр ярыш (ату, чаңгы, турникта тартылу) буенча дивизия чемпионы була. Мәсхүт ага һәм Солтания апа заманында игезәкләрен спортка тартмаган булса, егетләрнең язмышы ничек буласын бер Алла белә. Ә бүген алар өчесе дә физик тәрбия педагоглары. Камил - 27 нче гимназиядә физкультура, Шамил Казан шәһәренең 18 нче мәктәбендә физкультура, ОБЖ укыта. Равил дә Казан федераль университетының физик тәрбия һәм спорт факультеты укытучысы. Армрестлинг буенча спорт мастеры. Чемпионнар тәрбияли. Шәкерте Лилия Гайнуллина инвалидлар арасында узган кул көрәшендә күп тапкырлар Европа, Россия һәм ике тапкыр дөнья чемпионы булып танылды.
- Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын түземсезлек белән көтәбез. Ярышларны карарга, һичшиксез, студентларымны да алып барачакмын, - ди Равил Галиуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading