Илназ Шәмсиев ни өчен Татарстан чемпионатында катнашмаячак?
Моңа җитди сәбәбе бар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Моңа җитди сәбәбе бар.
Актаныш районының Әнәк авылы егете, көрәшче, Сабантуйлар батыры, Россиянең спорт остасы, Дөнья чемпионы Илназ Шәмсиев, бик теләсә дә, быел 20-21 декабрьдә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда узачак көрәш буенча Татарстан Чемпионатында катнаша алмаячак. Моңа җитди сәбәбе бар. Чөнки күптән түгел Илназ тормышында тагын бер яңа этап башланды - армия сафларына китеп барды. Әтисе Нияз Шәмсиевтан солдат егетнең хәлләрен белешеп алдык, кайда хезмәт итәчәген сораштык.
- Улыбызның хәлләре әйбәт. Казанда хезмәт итә, - диде әтисе. "Болай булса, Татарстан чемпионатына да кереп чыга ала икән", - дип көлешеп тә алдык сүз арасында дуслар белән. "Булмастыр... Присягага хәтле чыгармыйлар, диде", - ди Нияз. Бәлки, герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирына чыга алмасмы әле, дип өметләнеп калабыз. Монысы, әлбәттә, якын итеп, шаяртып кына әйтүебез инде. Армиянең үз кагыйдәләре. Чыгып көрәшә алса, әйбәт булыр иде анысы. Иң мөһиме - көрәшче дустыбыз тыныч шартларда, исән-имин хезмәт итеп кайтсын! Киләсе елда Илназны көрәш мәйданнарында күрербез, Алла боерса!
Лилия ЙОСЫПОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар