16+

Йокы “чүлмәкләре” сәламәт була алмый

Россиядә беренче гимнастика ярышы 1885 елның 16 декабрендә оештырылган.

Йокы “чүлмәкләре” сәламәт була алмый

Россиядә беренче гимнастика ярышы 1885 елның 16 декабрендә оештырылган.

Гимнастика көне 1999 елдан башлап октябрь аеның соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә, быел ул 25 октябрьгә туры килә.

Казанда 24-25 октябрьләрдә “Гимнастика үзәге” спорт сараенда Бөтенроссия гимнастика көне уңаеннан конференция уздырыла.

– Республикада 2 мең кеше спорт гимнастикасы белән шөгыльләнә. Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Чистай, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә гимнастика популяр. Гимнастика көнен ел саен билгеләп үтәбез, ветераннарны чакырабыз. Быелгы чара колачлырак, Россия төбәкләреннән дә спортчылар килә. Танылган спортчылардан автографлар алу һәм бәргәләшеп фотога төшү мөмкинлеге тудырыла, – диде Татарстанның Гимнастика федерациясе президенты Марат Бариев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә. 

Татарстанның спорт министры урынбасары Раиф Вафин өстәп әйткәнчә, республикада нәфис гимнастика белән 7 мең  кеше шөгыльләнә (ул спорт гимнастикасыннан аерыла).

– Лениногорск шәһәрендә бала чакта әтиебез Ришад безне иртән үк уятып, физкультурага алып чыгып китә иде. Аңа ияреп күнегүләр ясыйбыз, соңыннан чишмәдә юынабыз. Спортка әнә шулай яшьтән тартырга, сәламәтлекне балалар бакчасыннан ук пропагандаларга кирәк. Спорт министрлыгында көн саен 15 минут “производство гимнастикасы” алып барыла. Моны мәктәпләрдә һәм предприятиеләрдә дә оештырып була бит, – диде Раиф Вафин.

Россия Гимнастика федерациясе Татарстанга 20 миллион сум чамасында спорт җиһазлары бирәчәк. Лениногорск шәһәренә батутлар тапшырыла.
Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык университетының кафедра мөдире Любовь Ботова таныштырганча, 24 октябрьдә гимнастика темасына утырышлар үткәрелә, ә 25 октябрьдә “Гимнастика үзәге” сараенда 13.00-14.00 сәгатьләрдә спортчыларның гимнастиканың 5 төре буенча күмәк чыгышы тәкъдим ителә. Россия чемпионатларында җиңүләр яулаган спортчы Иван Антонихин яшьләрне физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнергә чакырды.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading