Конференция Татарстанда уздырылган Россиякүләм спорт чараларының саны белән башланып китте. Татарстан бу елны 13 чемпионат һәм 70тән артык зур спорт чарасын үткәргән. Владимир Леонов: "Әйе, әлегә халыкара ярышлар безнең якларга кайтырга ашыкмый. Әмма без үзебезнең ил эчендә узган чараларны бик югары дәрәҗәдә үткәрәбез", - дип искәртте. Бу елны күпчелек спорт төрләренең федерацияләре кушылып эш алып бара башлады һәм яңа составларда оештырылган турнирлар уңышлы гына узды.
Конкрет спорт төрләренә килгәндә, иң беренче итеп чаңгы спорты телгә алынды. Анысы аңлашыла, чөнки Татарстан җыелма командасы үз составына илнең иң көчле чаңгычыларын җыйды һәм команда беренчелегендә җиңде. Күптән түгел генә чаңгычыларыбыз Савелий Коростелев һәм Дарья Непряева Олимпия уеннарына сайлап алу этабын үттеләр. Хәзер алар халыкара ярышларда нейтраль статуста катнаша ала.
Киләсе булып су спортына тукталыйк. Казан бу елны Россия эчендә узган иң зур турнирларны кабул итте. Ә план буенча 2028 елда Европа чемпионаты Россиядә үтәргә тиеш һәм аны үткәрү хокукы әле һаман Россиядә. Бу хәбәр, әлбәттә, кәефне күтәрә.
Җинел атлетика да читтә калмады. Владимир Леонов фикеренчә, башка спорт төрләре арасында җиңел атлетика күләгәдә тора. "Исеме дә матур, татарча өлеше дә бар" - дип, Владимир Леонов йөгерү марафоннарына тукталды. "Timerman” дип исемләнгән марафоннарга 22 илдән һәм Россиянең 72 төбәгеннән җыелалар. Казанда узучы йөгерү марафоннары һәр елны катнашучылар саны буенча рекорд куялар, бу елны аларның саны 100 меңгә җитте.
Министр, командалар катнаша торган спорт төрләренә карата озаграк әңгәмә алып барды. Волейбол буенча хатын-кызлар командасы "Динамо-Казан" һәм ир-атларның "Зенит-Казан" командасы беренче урыннар яулады. "УНИКС" баскетбол командасы өченче урында калды. "Стрела-Ак Барс" регби командасы исә бу ел бик уңышлы узды, алар булган барлык титулларны алдылар. Хоккейда "Ак Барс" һәм "Нефтехимик"ның чыгышларын әйтеп үтте: «Әлбәттә, "Ак Барс" үз дәрәҗәсендә уйный алмады узган сезонда, бу елны алардан уңышлар көтәбез. "Нефтехимик" исә яңа тренер белән кызыклы уен күрсәтә. "Рубин" командасы титуллар белән сөендерә алмады, алар чемпионатны җиденче урында тәмамлады. Яңа баш тренер буенча сорау биргәч: "Бернәрсә дә әйтә алмый", - диде Леонов. Шулай ук су полосы, туплы хоккейда булган уңышларны әйтеп үтте.
Инфраструктура мәсьәләләре аерым игътибарга лаек булды, Леонов фикеренчә: "Бик күп спорт үзәкләре төзелә. "Рубин"ның академиясендә яңа футбол үзәге төзелде, бу елның иң масштаблы төзелеше булды. Күпчелек объектларга капиталь ремонт керттек. Бу шулай ук күп акча таләп итә. Кызганыч, хәзер төзелеш эшләрен алып бару кыйбатка чыга".
Сүз уңаеннан, көрәш турында сүз булмады....
Очрашу ахырында спорт министры рәхмәт хатлары тапшырды һәм килгән журналистлар белән падел уйнады. Шуны билгеләп үтергә кирәк, падел уйнарга Россиянең атказанган спорт мастеры, теннисчы кыз Вероника Кудерметова да килде.
Комментарийлар