16+

Камилә үзенең чын көрәшче булуын раслады! Камилә - беренче!

Булдырдың, Камилә! Без синнән нәкъ менә шундый чыгыш көткән идек! Бүген Олимпиадада фигуралы шуу буенча хатын-кызлар арасында ярышлар башланды. Кыска программа нәтиҗәләре буенча ул беренче урында. 17 февральдә кызлар ирекле программа буенча көч сынашачаклар.

Спортчылар кыска программада көч сынашты. Бу ярышларны мөгаен спорттан ерак торучылар да көтеп алгандыр. Соңгы көннәрдә бөтен халык бер булып, Камилә өчен борчылды. Атна буена сузылган аңлашылмаучанлыктан соң ниһаять Спорт арбитраж суды Камиләнең шәхси турнирда көч сынашу хокукын кайтарды. Моның кадәр борчылулардан соң спортчы ничек чыгыш ясар дип ут йотып тордык. Һәм менә Камилә үзенең иң көчле спортчы булуын тагын бер кат раслады. Әлегә ул беренче урында бара. 17 февральдә кызлар ирекле программа буенча көч сынашачаклар.
1 урын - Камилә Вәлиева  (82.16)
2 урын - Анна Щербакова (80.20)
3 урын - Каори Сакамото (79.84) (Япония)
4 урын - Александра Трусова (74.60)

Фото: https://olympic.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading