16+

Каратэ буенча Россия чемпионатында татар егете дә алтын медаль яулады

8-11 сентябрьдә республикабыз башкаласында каратэ буенча Россия чемпионаты узды. Ул “Ак барс” Көрәш сараенда үткәрелде. Анда 24 яшьлек Казан егете Рөстәм Фатыйхов та чемпион булып танылды. Рөстәм каратэга 10 яшендә ике энесе Ильяс һәм Нияз белән бергә килә. Бу – әти-әнисенең тәкъдиме белән сайланган спорт төре. Россия чемпионатының ничек узуы, аннан алган хис-кичерешләр турында матбугат очрашуында сөйләнелде.

Каратэ буенча Россия чемпионатында татар егете дә алтын медаль яулады

8-11 сентябрьдә республикабыз башкаласында каратэ буенча Россия чемпионаты узды. Ул “Ак барс” Көрәш сараенда үткәрелде. Анда 24 яшьлек Казан егете Рөстәм Фатыйхов та чемпион булып танылды. Рөстәм каратэга 10 яшендә ике энесе Ильяс һәм Нияз белән бергә килә. Бу – әти-әнисенең тәкъдиме белән сайланган спорт төре. Россия чемпионатының ничек узуы, аннан алган хис-кичерешләр турында матбугат очрашуында сөйләнелде.

Әлеге ярышларда илнең 39 төбәгеннән 320 спортчы катнаша, шул исәптән, республикабыздан 14 кеше көчен сыный.  Быелгы чемпионат Татарстанга өч медаль – ике бронза (Әдилә Мөхәррәмова – 55 килограммга кадәр үлчәмдә һәм Илья Савин – 60 килограммга кадәр) һәм бер алтын (Рөстәм Фатыйхов 84 килограммга кадәр үлчәмдә) китерә. 
– Россия чемпионатын без икенче тапкыр үткәрдек. Беренчесен 2019 елда оештырган идек. Быелгысы уңышлырак узды, әмма алга таба да омтылыр үрләр бар. Безне күп эшләр көтә. Республика каратэ федерациясе Россиянең иң яхшы 10 федерациясе исемлегенә керә. Киләчәктә Татарстан тагын да югарырак баскычларга күтәрелер дип өметләнәм, – диде Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин.

Татарстан Республикасы каратэ федерациясе президенты, Рөстәм Фатыйховның тренеры Искәндәр Шагин әлеге чемпионатның республикабыз тарафыннан бик югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. 
– Чынлыкта, Россия спорт министрлыгыннан килгән дәрәҗәле кунаклар да, башка төбәкләрдән килгән кунаклар да чараның зур югарылыкта үтүен әйттеләр. Күп кенә параметрлар буенча, без үткәргән Россия чемпионаты хәтта иң яхшы халыкара турнирларны да узып китте. Татарстан тарафыннан Россия чемпионатын уздыру планкасы бик югары куелды дип уйлыйм. Шуңа күрә киләсе төбәккә шундый дәрәҗәдә үткәрү бик авыр булачак, минемчә, – диде Искәндәр Шагин.

Ул Рөстәмнең җиңәчәгенә ышанган булуын җиткерде. 
- Мин бу җиңүгә өметләндем һәм күптән көттем. Спортчылардан Рөстәмне белүчеләрнең күбесе, Россия каратэ федерациясе тренерлары аның инде берничә ел дәвамында югары нәтиҗә күрсәтергә әзер булуын билгеләп үтәләр. Элегрәк финалга чыга алмауның объектив һәм субъектив сәбәпләре дә бар иде, шунлыктан алтын медальләр яулап булмады. Рөстәм үзенең үрнәге белән яшь буынга тырышып эшләргә, беркайчан да кулларны төшермәскә, бары алга барырга кирәклеген күрсәтә. Ул җиңү яулагач, мин шатлыктан бераз күз яшьләре дә түктем, – диде спикер.

Рөстәм Фатыйхов киләчәктә Россия чемпионатының команда ярышларында Татарстан данын ике энесе белән берлектә яклыйсы һәм алтын медаль яулыйсы килүен җиткерде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading