16+

Казандагы ярышлар Дөнья Кубогы этапларыннан да яхшырак үтте

19 гыйнварда Казанның Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында Россия Кубогының 5 нче этабы тәмамланды.

Казандагы ярышлар Дөнья Кубогы этапларыннан да яхшырак үтте

19 гыйнварда Казанның Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында Россия Кубогының 5 нче этабы тәмамланды.

Өч көн дәвамында ирекле стиль, спринт һәм скиатлон төрләре буенча узышлар үтте. Ярышларда Олимпия чемпионнары Александр Большунов, Денис Спицов, Наталья Терентьева, Татьяна Сорина һәм башка танылган чаңгычылар чыгыш ясады.

Алдан әйтелгәнчә, җанатарлар өчен барлык уңайлыклар тудырылган иде. Өч көн дәвамында комплекс эчендә барлык тамашачылар өчен бушлай кайнар ризык ноктасы эшләп килде. Комплекс җирлегенә килү өчен автобусларда трансфер да каралган иде. Җылынасы килгән кешеләргә махсус җиһазландырылган шатёрлар эшләде. Шулай ук төрле интерактив чаралар үтте. Болар һәрберсе дә җанатарлар өчен ярышны тагын да мавыктыргыч иттеләр. Әмма кайбер кимчелекләрне әйтеп үтергә кирәк. Ярышларга машина белән килгән җанатарларга машина кую урыннары булмау сәбәпле, алар машиналарын юл буенда куеп калдырырга мәҗбүр иделәр. Әлеге машина куеп калдырылган җирдән чаңгы-биатлон комплексына барасы юл шактый гына иде. Ярышларның финиш өлешен карарга теләүчеләрнең күпчелеге трибуналарга сыймау сәбәпле иң кызу моментларны үз күзләре белән күрмичә, спорт комплексындагы зур экраннан карага мәҗбүр булды.

Гомумән алганда, ярышларның оештыру дәрәҗәсе белән барлык спортчылар һәм тренерлар да канәгать калды. Мәсәлән, Россия чаңгычыларның тренеры Юрий Бородавко болай диде: “Мин безнең спорт тормышында даими булган вак-төяккә игътибар итмәс идем. Һәр кешенең үз фикере, ләкин ул һәркем өчен өстенлекле булырга тиеш түгел. Әгәр Анастасия сүзләренә кагылсак, калган спортчылар яшәде, бернинди проблемалар да булмады. Болар барысы да төп нәрсәдән игътибарны читкә юнәлтә торган вак-төякләр. Этап үзе югары дәрәҗәдә узды: яхшы әзерлек, оештыру, телевидение һәм башкалар. Без бик канәгать. Оештыру буенча Казандагы этап - иң югары дәрәҗәдә, монда Дөнья Кубогының кайбер этапларындагыга караганда да яхшырак булгандыр. Барысы да уйланылган, барысы да оешкан, бернинди өстәмәләр дә юк. Оештыручыларга зур рәхмәт!”. 

Канәгатьсезлеккә игътибар итсәк, Түбән Новгород өлкәсе җыелма командасы чаңгычысы Анастасия Кулешова үзенең телеграм каналында спортчыларны урнаштырган кунакханәдәге шартлардан зарланып видео керткән иде, әмма ләкин берничә минуттан соң ул видеоны бетереп атты. 

Әлеге этапта Татарстан җыелма командасын 74 спортчы тәкъдим итте. Медальләргә килгәндә, безнең спортсменнар 8 медаль яулады. 

Илнар Камаев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading