16+

Кем суга бата, кем таудан мәтәлә...

Саба районының Миңгәр авылында 14-16 сентябрь көннәрендә узган ярышта катнашучылар арасында юешләнмәгән кеше калмады.

Кем суга бата, кем таудан мәтәлә...

Саба районының Миңгәр авылында 14-16 сентябрь көннәрендә узган ярышта катнашучылар арасында юешләнмәгән кеше калмады.

«Can-Am Russia-2012» ачык юлсызлык квадросериясенең өченче этабы узды биредә. Ярышның төп оештыручылары - POSAN компаниясе һәм Екатеринбургның OFF ROAD клубы. Россия күләмендә квадросерия 2010 елда үткәрелә башлаган. Беренчесендә 96 спортчы катнашкан булса, узган ел аларның саны 116га җиткән. Сериянең 1-2 этаплары Пермь һәм Ставрополь шәһәрләрендә узган. Татарстан квадроциклларда узышларны инде икенче мәртәбә кабул итә. Монысына Россиянең төрле шәһәрләреннән 50 экипаж килде. Төбәкләрдәге бәйгеләрне оештыруга XPENZA (Пенза), ОФФ-РОУД (Санкт-Петербург), «Чингисхан-Русфинанс Банк» (Казан), «Экстрим» (Чиләбе) клублары теләктәшлек күрсәтә. Бу төркемгә хәзер «Дилос-Экстрим» (Пермь) һәм «Экстрим-парк» (Ставрополь) клублары да кушылган.
Спортчылар 15 сентябрьдә Саба районы авыллары, урман-кырлары буйлап 200 километрлы ралли-рейд узды. Иң катлаулы бәйге 16 сентябрьдә Миңгәр авылы янында Мишә елгасы кишәрлегендә барды. Су, баткаклык, сикертмәләр һәм таулар киртәләрен квадроциклларда узганда берәү дә ярыштан читтә кала алмады. Кем суга бата, кем таудан мәтәлә, йөзләгән тамашачылар өстенә су, юеш балчык чәчри. Бәйгене Саба муниципаль район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов та кызыксынып хозур кылды. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның да йөрәге түзмәгән, таякларга таянып булса да, спортчыларга көч биреп торырга килгән.
Ике узыш исәпләрендә ATV-open категориясендә Александр Шапочкин белән Сергей Шеленков (Мәскәү), SSV-original категориясендә Станислав Трильев белән Алексей Волокитин (Екатеринбург), ATV-original категориясендә Сергей белән Николай Новиковлар (Пенза) җиңү яулады. Узышларда «Чингисхан-Русфинанс Банк» командасы вәкилләре Ирек Миннәхмәтов белән Антон Власюк (Казан-Екатеринбург) экипажына тиңнәр табылмады. Бу экипаж - «Абсолют» категориясендә җиңүче. Татарстанның Рафаэль Фәттахов белән Артем Люлинский экипажы да алдынгылар сафында. Уңышлы чыгыш ясап барган кыю кызларыбыз Алинә Миннәхмәтова белән Ольга Васильева экипажы квадроциклы хәлиткеч мизгелләрдә сазлыкка батып калды.
POSAN компаниясе җиңүчеләргә квадроцикллар бүләк итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading