Татарстан башкаласында 21 февральдән 3 мартка кадәр “Киләчәк Уеннары” халыкара фиджитал-спорт бәйгесе үткәрелә.
Спортчылар спортның 21 төрендә чыгыш ясый. Мәсәлән: фиджитал-хоккей, фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, фиджитал-көрәш, фиджитал-скейтбординг, дроннар очырту осталыгы. “Фиджитал” сүзе гадәти физкультура белән кибер спортны берләштерүне аңлата. Ягъни, спортчылар-командалар башта компьютерда уйнап ярыша, ә аннан соң гадәттәге рәвештә мәйданчыкта көч сынаша.
Казанга Үзбәкстан, АКШ, Канада, Мексика, Перу, Боливия, Аргентина, Бразилия, Латвия, Эстония, Төркия, Иран, Малайзия һәм Индонезия командалары килеп җитте инде.
Казанның “Киләчәк Уеннары” үткәрү хокукы 2022 елның 16 июнендә Петербург халыкара икътисад форумында игълан ителде. Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга һәм Сочи шәһәрләре дә үз кандидатураларын күрсәткән иде.
“Киләчәк Уеннары”ның күпчелек ярышлары “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексында оештырыла. “Җиңү проспекты” метро станциясе яныннан “Казан Экспо”га түләүсез автобус-шаттллар йөреп торачак. Уеннар шулай ук “Татнефть Арена”да, “Урам” экстрим-паркында, Казан теннис академиясендә, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, Иннополиста, “Ак Барс көрәш сараенда”, “Хезмәт резервлары” стадионында үткәрелә.
Уеннар расписаниесе белән “Игры Будущего” бәйгесенең сайтында танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар